22 март 2019 яңалыклары
-
Урманче урамы үзгәртеләчәк
«Уңайлы мохит» федераль программасы һәм «Шәһәрем урамнары» муниципаль программасы кысаларында, 29 нчы мәктәптә күренекле шәхес, рәссам, сынчы Бакый Урманче урамын төзекләндерү буенча җәмәгатьчелек фикерен өйрәнделәр. Катнашучылар сигез төркемгә бүленеп фикер алыштылар, үз теләкләрен җиткерделәр.
-
Иң яхшысы – бездә
Мәскәүдә сәламәтлек өлкәсендә «Яшәргә вакыт!» Бөтенроссия премиясе тапшыру тантанасы узган.
-
Планшет отасың килсә
Татарстанның архив эше буенча дәүләт комитеты «Минем шәҗәрәм» конкурсы башлануы турында хәбәр итә. Эшләрне 30 апрельгә кадәр тапшырырга кирәк.
-
Эшмәкәрләр өчен
Кече һәм урта эшмәкәрләргә һәм социаль юнәлештәге оешмаларга ярдәм итү йөзеннән, Түбән Камада социаль инновацияләр үзәге эшли башлаган.
-
МИЛЛИ ХӘЯТ
Бөтенроссия авыл эшмәкәрләре җыенына бездән дә бардылар.
-
Спорт
Спорт яңалыклары
-
Фермер булырга теләсәң, мөмкинлекләр зур
Бүгенге көндә авыл хуҗалыгы җитештерү комплексы үсешендә хуҗалык итүнең кече төрләре әһәмиятле урын били. Киләчәктә авылларның тотрыклы үсүе нәкъ менә крестьян-фермер хуҗалыкларының, гаилә фермаларының нәтиҗәле эшләвенә бәйле. Инде берничә ел дәвамында районыбызда әлеге юнәлештә эшчәнлек алып барыла. Максат – авыл җирлекләрендә кече эшмәкәрлекне киңрәк колач белән җәелдерү, авыл халкының активлыгын арттыру. Районыбыз авылларындагы фермер хуҗалыклары эшчәнлеге белән таныштыру өчен муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Альфред НИГЪМӘТҖАНОВка (фотода) берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.
-
«Безнең буын эшлексез түгел»
Газетаны укырга яратсам да, үземнең бер дә язганым юк иде. Кулыма каләм алуымның сәбәбе – авыр сүзләр ишеткәч, йөрәгем бик нык әрнегәнгә генә.
-
"Талир тәңкә"гә - 20 ел
Шәһәребезнең «Талир тәңкә» ветераннар халык фольклор ансамблен шәһәребездә белмәгән, ишетмәгән кеше юктыр. «Шәфкатьлелек» тернәкләндерү үзәгендә, «Шифалы», «Корабельная роща» ял йортларында чыгыш ясаулары белән – олы яшьтәгеләргә, шәһәр мәктәпләрендә куйган концертлары белән мәктәп балаларына таныш.
-
«Эш сөю миңа ярдәм итте»
Февраль аенда чыккан «Карендәш» сәхифәсендә шәһәребезнең Чәбия һәм Актүбә урамнары тарихы турында язган идек. Бу юлы сезне, Чәбиядә туып үсеп, шәһәребез тарихында зур шәхес булган кеше – Александр Федорович Марков белән таныштырабыз.
-
Тырыш булганы өчен яраталар
Кайбер кешеләр гомер буе авырлык күреп тә, сынмый-сыгылмый, тырышып-тырмашып яши. Шуның өстенә, кешеләргә карата ягымлы, шәфкатьле булып кала. Мондый кешеләрнең берсе – Олы Аты авылында гомер итүче Пелагея Ивановна Архиреева.
-
Китәсез дә мени, торналар?
Гайфулла ага кызы Тәнвирә белән елга буена килеп җиткәндә, томан таралган, тирә-якны нурга күмеп, кояш күтәрелеп килә иде.
-
Данил турниры – 6 апрельдә
Түбән Каманың атаклы пәһлеваны, Татарстанның атказанган спорт остасы Данил Галиев истәлегенә багышланган егерме алтынчы турнир 6 апрельдә «Шинник» спорт комплексында узачак.
-
Махсус төрткәннәр, ди...
Ширәмәт авылының бер йортында янгын чыккан. Бәхеткә, бу вакытта өйдә булган 20 яшьлек кыз исән калган. Әмма тәненең 30 проценты пешкәнгә, аны Казан республика клиник хастаханәсенә озатканнар.
-
Егылып төшкәнме?
Шушы көннәрдә Төзүчеләр урамындагы 30 нчы йортта яшәүчеләр янәшәдә урнашкан сәүдә үзәге «козырег»ында мәет тапканнар.