Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Теләгән ярышны карарга килегез

Равил Булатов җитәкчелегендәге спорт мәктәбе бу атнаның ял көннәрендә берьюлы ике зур ярыш уздыра. Аларның берсе - «Пром-комплект» компаниясенә нигез салган Вячеслав Роса истәлегенә багышлап, шул компания призларына бөтенроссия бокс турниры. Анда яшьләр дә, зурлар да катнашачак. Красный Ключ мәдәният йортында үткәреләчәк турнирны ачу тантанасы - 1 апрельдә 14 сәгатьтә,...

Равил Булатов җитәкчелегендәге спорт мәктәбе бу атнаның ял көннәрендә берьюлы ике зур ярыш уздыра.
Аларның берсе - «Пром-комплект» компаниясенә нигез салган Вячеслав Роса истәлегенә багышлап, шул компания призларына бөтенроссия бокс турниры. Анда яшьләр дә, зурлар да катнашачак. Красный Ключ мәдәният йортында үткәреләчәк турнирны ачу тантанасы - 1 апрельдә 14 сәгатьтә, боксчыларның рингтагы ярышлары 2 апрельдә - 13 сәгатьтә, 3 апрельдә иртәнге 10да башлана.
Икенче ярыш - зурлар арасында ирекле көрәш буенча Идел буе федераль округы чемпионаты. Ул «Факел» спорт залында 2 һәм 3 апрельдә үткәрелә, көрәш ике көндә дә иртәнге сәгать 10да башлана. Ә чемпионатны ачу тантанасы 2 апрельдә 16 сәгатьтә була.
Рафаил ХӘЙРУЛЛИН.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев