29 март 2016 яңалыклары
-
Шахматчыларыбыз – икенче урында
Узган атнада Бакый Урманче исемендәге 2нче татар гимназиясендә яшь шахматчылар арасында сугышчы-интернационалист Олег Моисеев истәлегенә багышланган 28нче турнир үткәрелде. Анда, үзебезнекеләр белән беррәттән, Казан, Яр Чаллы, Әлмәт, Лениногорск, Бөгелмә, Чистай, Баулы һәм Мөслим командалары да катнашты. 2005 елга кадәр туган балалар арасында 2нче татар гимназиясе укучысы Самат Галәвиев җиңеп чыкты,...
-
Теләгән ярышны карарга килегез
Равил Булатов җитәкчелегендәге спорт мәктәбе бу атнаның ял көннәрендә берьюлы ике зур ярыш уздыра. Аларның берсе - «Пром-комплект» компаниясенә нигез салган Вячеслав Роса истәлегенә багышлап, шул компания призларына бөтенроссия бокс турниры. Анда яшьләр дә, зурлар да катнашачак. Красный Ключ мәдәният йортында үткәреләчәк турнирны ачу тантанасы - 1 апрельдә 14 сәгатьтә,...
-
Бельгиядән – уңыш белән
Кама Аланы егете, Чаллы физкультура институты студенты Булат Габделбәров, Татар-стан җыелма командасы белән, көнчыгыш көрәш төрләреннән берсе булган тхэквондо буенча халыкара ярышта уңышка иреште. Бельгиянең Ломмель шәһәрендә уздырылган «Belgian Ореn - 2016» турнирында Булат бер-бер артлы өч көндәшен - Великобритания,Израиль һәм Франция тхэквондочыларын җиңгәннән соң, финалга чыккан. Һәм соңгы көндәшенә...