Авылдашлары өчен яхшы үрнәк алар
Райондашларыбыз Нәсим Корбанов hәм Петр Пепенеев, «Газпром-Трансгаз»ның XIV республика җәйге спартакиадасында катнашып, уңышка ирештеләр.
Казанда уздырылган ул спартакиадада Нәсим 1 километрлы дистанциягә йөгерүдә иң җитезе булды, ә Петр 24 килограммлы герне ике төрле ысул (ыргым hәм этәрү) белән күтәрүдә икенче призлы урынны алды.
«Нижнекамскгаз» предприятиесендә...

«Нижнекамскгаз» предприятиесендә эшләүче бу ир-егетләрне үз авылларында гына түгел, район күләмендә дә күпләр белә hәм хөрмәт итә. Нәсим Корбанов - Түбән Чаллы мәчетенең имам-хатыйбы. Ә Петр Пепенеев Олы Аты hәм күрше авыллар малайларын җыеп, татарча көрәш hәм спортның башка төрләре буенча күнегүләр үткәрә. Менә шулай итеп, алар райондашларыбызның тәрбияле hәм сәламәт булуы өчен, үзләре үрнәк күрсәтеп, зур тырышлык куялар.
Радиосөючеләребез уңышы
Кыска дулкыннарда радиоэлемтә үткәрү буенча Татарстанның ачык беренчелегендә Түбән Кама командасы җиңү яулады.
Бу ярышта шәhәребез данын Венера Гыймадиева, Нияз Гыйрфанов hәм Дамир Мөхәммәдиев якладылар. Алар өчесе дә - Бакый Урманче исемендәге 2нче гимназия укучылары. Радиоспорт белән Ильяс Бикбаев җитәкчелегендәге түгәрәктә шөгыльләнәләр. Татарстаннан hәм Россиянең башка төбәкләреннән (Тула, Саратов, Удмуртия h.б) барлыгы 49 радиосөюче катнашкан ярышта беренче урынны алулары - үзләре hәм тренер Ильяс абыйлары өчен дә зур горурлык.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Нет комментариев