2 июнь 2015 яңалыклары
-
Спорт яңалыклары
Авылдашлары өчен яхшы үрнәк алар Райондашларыбыз Нәсим Корбанов hәм Петр Пепенеев, «Газпром-Трансгаз»ның XIV республика җәйге спартакиадасында катнашып, уңышка ирештеләр. Казанда уздырылган ул спартакиадада Нәсим 1 километрлы дистанциягә йөгерүдә иң җитезе булды, ә Петр 24 килограммлы герне ике төрле ысул (ыргым hәм этәрү) белән күтәрүдә икенче призлы урынны алды. «Нижнекамскгаз» предприятиесендә...
-
Яңалыклар
Контрактчы булам, дисәң... Сәламәтлеге буенча яраклы, хөкем ителмәгән, 40 яшькә кадәрге ир-егетләр Россия Кораллы көчләрендә контракт төзеп хезмәт итә ала. Айлык хезмәт хакы - 25 меңнән 50 мең сумга кадәр. Күптөрле социаль гарантияләр каралган, 3-4 ел хезмәт иткәннән соң квартирлы булу мөмкинлеге дә бар. Теләгегез булса, Түбән Кама хәрби комиссариатының...
-
Яраткан бәйрәмебез җитә...
Менә тагын Сабантуйлар җитте. Татар халкында күптәннән күрешмәгән туганнарның, дусларның очрашу көне дә ул. Бәхет эзләп читкә киткәннәр дә елга бер мәртәбә, Сабантуй көннәренә чамалап кайта. Кызганыч, Мамадыш районындагы минем туган авылда инде күптән Сабантуйның исеме генә калды. Без, авыл бала-чагасы, Пермь, Донбасс һ.б. якларга чыгып киткән апаларның (кызганыч, күбесе...
-
Чуерташ
Зөлхәбирә авылның бер чибәре булып үсте. Егетләр аның өчен канга батып сугышалар иде. Кызның гына, ни хикмәттер, егетләрнең берсенә дә күңеле ятмады, җылы караш күрсәтмәде. Араларында басса бакыр, типсә тимер өзәрдәй егетләр дә бар иде, югыйсә. Ә менә уйламаганда, көтмәгәндә МТСтан килгән Сәләхетдинне күрү белән әллә нәрсә булды, аның зиһене...