Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Безнекеләр сынатмады

Казанда зурлар арасында билбаулы көрәш буенча Татарстан чемпионаты үткәрелде. Түбән Камадан анда алты көрәшче барып, шуларның дүртесе призлы урыннар яулады. Билбаулы көрәшнең ирекле стилендә Илнур Арсланов - үз авырлык үлчәвендә җиңүче, ә Сергей Шулюмов - өченче призер. Классик стильдә исә Эльвир Әхәтов һәм Алексей Журавлев икесе дә үз үлчәүләрендә финалга...

Казанда зурлар арасында билбаулы көрәш буенча Татарстан чемпионаты үткәрелде.
Түбән Камадан анда алты көрәшче барып, шуларның дүртесе призлы урыннар яулады. Билбаулы көрәшнең ирекле стилендә Илнур Арсланов - үз авырлык үлчәвендә җиңүче, ә Сергей Шулюмов - өченче призер. Классик стильдә исә Эльвир Әхәтов һәм Алексей Журавлев икесе дә үз үлчәүләрендә финалга җитеп, икенче урыннарны алдылар. Үзләренең бу уңышы өчен алар тренерлары Равил Булатов, Фәргать Садыйков, Илнар Гәрәев һәм Ремис Илһамовка да рәхмәтле булуларын әйттеләр.
Республика чемпионатында катнашкан көрәшчеләребезнең калган икесе призлы урыннарга чыга алмасалар да, әмма шуңа якын иделәр: Егор Кондратьев - дүртенче, Рөстәм Фәйзрахманов бишенче урынны алган.
Шунысын да әйтик, Илнур Арсланов үзенең Казандагы җиңүе белән билбаулы көрәш буенча Россия чемпионатына бару хокукын яулады. Анысы октябрь аенда Волгоград шәһәрендә узачак.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев