26 июнь 2012 яңалыклары
-
Яңа җитәкче билгеләнде
Рафис Зәйнуллин Татарстан экология һәм табигый ресурслар министр-лыгының Кама аръягы территориаль идарәсе начальнигы итеп билгеләнде. Түбән Кама экологиясе проблемалары Рафис Мәхмүт улы өчен моңа кадәр дә чит түгел иде. Соңгы алты ел дәвамында ул «Роспотребнадзор»ның Түбән Кама идарәсе начальнигы урынбасары булып эшләде, предприятиеләрнең әйләнә-тирәгә нинди йогынты ясавына күзәтчелек итте, бердәм...
-
Пенсияң турында бүгеннән уйла
«Пенсиянең күләмен арттыру хәзерге вакытта кешенең үзеннән тора», - диде Түбән Кама пенсия фонды идарәсе начальнигы Руслан Зәй-нетдинов, күптән түгел Түбән Кама журналистлары белән үткәргән матбугат конференциясендә. Ул, шулай ук, пенсияне арттыру юлларын да аңлатты. Россиядә картлык пенсия-сен түләү тарихына күзәтү ясасак, пенсионерларның һәрчак эшләүче яшьләр тәэмин ителешендә булуларын күрәбез....
-
«Шатлык» бетәрме?
28нче, 29нчы микрорайон гына түгел, бөтен шәһәребез халкы яратып йөри торган «Шатлык» кибетен ябалар икән дип ишеттек. Бер көнне эштән кайтышлый, ипи-сөт алырга дип керсәм, егылып китә яздым: җиләк-җимеш сата торган рәтләрдән җилләр искән, ипи-сөт кебек ризыкларны да сатмыйлар иде. Кибетчеләрдән, нәрсә булды монда, дип кызыксынгач, «Шатлык»ны ябалар, 1 августтан...
-
Таякның икенче ягы
Без, шәһәрдә зәһәр ис таралса да, заводлар ягында кара төтен җыелып торса да, һаман шул бер «Нефтехим» җәмгыятен генә гаепләргә күнегеп киттек. Ә бит Түбән Камада аннан башка да предприятиеләр җитәрлек. Янәшәдә генә «ТАНЕКО», «ТАИФ-НК» заводлары җәелеп ята. Аннары, шәһәр һәм район территориясендә болардан тыш та предприятиеләр бихисап. Ник соң...
-
Джинсы чалбар уңайлы, тик...
«Бүген нәрсә кияргә?» Кайсы гына хатын-кызның башын катырмый икән бу сорау. Иртән торып эшкә җыенганда, ашыга-кабалана шкафтагы күлмәк-итәкләр арасында актарынганда, бер юньле киемем дә юк дип, кәеф кырылган чакларыгыз да булгалыйдыр. Әгәр андый вак-төяктән өстен икәнсез, алга таба бу язманы укып вакыт әрәм итмәгез - сез ике төркемнең берсенә керәсез:...
-
Безнекеләр сынатмады
Казанда зурлар арасында билбаулы көрәш буенча Татарстан чемпионаты үткәрелде. Түбән Камадан анда алты көрәшче барып, шуларның дүртесе призлы урыннар яулады. Билбаулы көрәшнең ирекле стилендә Илнур Арсланов - үз авырлык үлчәвендә җиңүче, ә Сергей Шулюмов - өченче призер. Классик стильдә исә Эльвир Әхәтов һәм Алексей Журавлев икесе дә үз үлчәүләрендә финалга...
-
Боксчылар уңышы
Арчада 2000-2001 елгы малайлар арасында бокс буенча республика турниры булды. Шул поселокта бокска нигез салучы Ю.Сабирҗанов истәлегенә багышланган ул ярышта, Казан, Чаллы, Яшел Үзән, Кама Тамагы, Биектау, Коркачык, Балтач, Кукмара һ.б. урыннардан килгән көндәшләре белән беррәттән, Түбән Кама спортчылары да катнашты. Бездән анда Равил Булатов җитәкчелегендәге балалар-үсмерләр спорт мәктәбенең Красный...