Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәт булыгыз!

Яңа ген табылган

Көньяк Кытай авыл хуҗалыгы тикшерүчеләре Шанхай дуңгызларының эчәк таякчыгында авыр инфекцияләр китереп чыгара торган ген тапканнар.

MCR-I дип аталган әлеге мутант ген ДНК эчендә урнашкан һәм бер бактериядән икенчесенә күчеп йөри ала. Галимнәр ит продукциясенең йөзләрчә төренә анализ ясаганнар, әмма нәтиҗәләр бер дә куандырмый: әлеге ген хайваннарның сидегендә һәм үт суында да табылган. Болар барысы да аларга натрий колистиметаты антибиотигы бирү аркасында килеп чыга. Бу матдәне кытайлылар үз фермаларында дуңгыз азыгына кушалар. Куркыныч ген Азиягә, Африкага кадәр барып җиткән, бәхеткә Россиягә бу афәт әлегә янамый. Гендагы ферментлар күп кенә антибиотикларны «җиңә». Шуңа күрә Бөтендөнья сәламәтлекне саклау оешмасы белгечләре әйтүенчә, ул зур булмаган инфекцияләрнең киләчәктә үлем-китемнәргә китерүе мөмкин. Бөекбритания тикшерүчеләре нәтиҗәләре буенча, 20 елдан антибиотикларга каршы тора алачак авыруларның саны артачак кына.
Гамир ИСМӘГЫЙЛЕВ, Россия Федерациясенең атказанган табибы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X