Туган як

Түбəн Кама шәһәре

18+
Сәламәт булыгыз!

Тормышта кулланачаклар

Түбән Камада өченче буын университетының медицина белемнәре нигезләре факультетында чыгарылыш кичәсе узды. Ярты ел буе 50 дән артык пенсионер шәһәр табиблары уздырган лекцияләргә йөрделәр.

Әлбәттә, алар биргән диплом буенча эшкә урнаша алмаячак, әмма алган белемнәре кирәк булачак. «Студентлар» дәвалау-профилактик физик культура, аэробика, фитнес күнегүләрен ясарга; беренче ярдәм күрсәтергә өйрәнделәр. Аларны тормышта кулланырга, якыннарына ярдәм итәргә вәгъдә дә иттеләр. 
Үз организмы турында күбрәк белергә, беренче ярдәм күрсәтә белергә, төрле авыруларның билгеләренә төшенергә теләгән пенсионерлар өченче буын университетының яңа курсына сентябрьдә языла ала. Язылу педагогия көллиятендә булачак. 

«ВКонтакте»да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев