Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Түбән Камада Шәһәр көнендә автобус маршрутлары үзгәрәчәк

Шимбә көнне, 23 сентябрьдә, 11:00 сәгатьтән 23:00 сәгатькә кадәр 30 нчы һәм 30 нчы А автобуслар хәрәкәте вакытлыча үзгәрәчәк.

Түбән Каманың туган көненә багышланган бәйрәм чаралары вакытында Шинчылар проспектының вакытлыча ябылуы сәбәпле, кайбер автобус маршрутлары үзгәрәчәк, дип хәбәр итә шәһәр администрациясенең матбугат хезмәте.

Шимбә көнне, 23 сентябрьдә, 11:00 сәгатьтән 23:00 сәгатькә кадәр 30 нчы һәм 30А автобуслар хәрәкәте вакытлыча үзгәрәчәк.

30 нчы маршрут автобусы түбәндәгечә хәрәкәт итәчәк: НКЦ — Төзүчеләр проспекты — Химиклар проспекты (Вахитов боҗрасына кадәр) — Вахитов проспекты — Шинчылар проспекты һәм аннан маршрут буенча.

30 А маршруты: НКЦ — Төзүчеләр проспекты — Тынычлык проспекты — 2 нче шәһәр хастаханәсе — Бызов урамы — Шинчылар проспекты, Вахитов проспектына юл борылмасы — Химиклар проспекты — Төзүчеләр проспекты һәм аннан маршрут буенча.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев