Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түбән Камада Шәһәр көненә ике урам ябылачак

Түбән Каманың 57 еллыгын бәйрәм итү ике көн дәвам итәчәк.

Түбән Каманың туган көненә багышланган бәйрәм чаралары уздырылуга бәйле рәвештә, 23 сентябрь көнне транспорт чаралары хәрәкәте чикләнәчәк, дип кисәтә хакимиятнең матбугат хезмәте.

8:00 сәгатьтән 10:00 сәгатькә кадәр Вокзальная урамы, 4 нче йорттан алып, Вокзальная урамы, 14 нче Б йортка кадәр юл участогы ябылачак.

11:00 сәгатьтән 23:00 сәгатькә кадәр Шинчылар проспекты, 1нче йорт янындагы борылыштан алып, Шинчылар проспекты, 13 нче йорт янындагы борылышка кадәр хәрәкәт чикләнәчәк.

Исегезгә төшерәбез, Түбән Каманың 57 еллыгын бәйрәм итү ике көн дәвам итәчәк. 22 сентябрьдә шәһәрдә «Эшкә велоспидта» дигән акция узачак, ә «Җәлил» театр комплексында «Голоса Города Н» спектаклен күрсәтәчәкләр.

23 сентябрьдә түбәнкамалыларны скандинавия йөреше фестивале, «Гаилә» паркында гаилә программасы, «Айда» экстрим -паркта экстремаль спорт төрләре фестивале, мототехника күргәзмәсе, Гастрономия фестивале, «Манзара» сәүдә үзәге янында концерт көтә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев