Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Түбән Камада янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәмәү аркасында балалар бакчасын ябарга мөмкиннәр

Түбән Каманың 58 нче балалар бакчасы ябылу куркынычы астында калган. Учреждение бер елдан артык янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозып эшли икән: бинада эксплуатация срогы чыккан сигнализация урнаштырылган.

Биредә янгын куркынычсызлыгы системасы 2006 елда ук урнаштырылган булган. Аның эш вакыты кимендә 10 ел, шуннан соң һәр ел саен сигнализацияләрне сынап карарга кирәк.

Узган елны мондый чаралар үткәрелмәгән.

Күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге узган елның февралендә үк закон бозу очрагын ачыклаган. Учреңдениегә 90 мең сум күләмендә штраф салынган һәм бозуларны бетерү турында күрсәтмә бирелгән. Бүгенге көнгә кадәр монда янгын куркынычсызлыгы таләпләре үтәлмәгән булган. Хәзер суд әлеге балалар бакчасын ябу турындагы эшне карый.

Судта Күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге вәкиле балалар өчен куркыныч булган учреждениене ябуны таләп иткән.

"Закон бозу куркыныч тудырырга мөмкин. Сигнализация беренче стадиядә үк бинада төтенне ачыклап, контроль-кабул итү приборына сигнал җибәрергә тиеш", - дип аңлатты Түбән Кама муниципаль районының Күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге башлыгы урынбасары Максим Ишелев.

Ел буе балалар бакчасында сигнализацияне сынап карамаганнар. Балалар бакчасы мөдире бу турыда берни дә әйтә алмаган.

Әлеге учреждениенең икенче вәкиле белдерүенчә, сигнализацияне алыштыру буенча эшләр алып барыла. Хәзер подрядчыны билгеләү өчен конкурс бара. Мәсьәләне чишү өчен миллион сумга якын акча кирәк.

"Балалар бакчасының эшчәнлеген туктатып тору җитди нәтиҗәләргә китерәчәк: учреждениедә күп санда балалар йөри, бу 171 бала. Шулай ук, бу – эш урыннары. Балаларны башка балалар бакчаларына урнаштыру мәсьәләсен хәл итү дә бик авыр булачак", - дип белдергән 58 нче балалар бакчасы вәкиле.

Ни өчен алар бу хакта элегрәк уйламаган, аңлашылмый.

Бу елның июнь аенда бинада сигнализацияне тулысынча яңартырга планлаштыралар. Тагын бер айдан соң сертификацияләнмәгән линолеумны да алмаштырачаклар.

Бу эш буенча чираттагы тыңлауларны 22 апрельгә күчергәннәр. Шуңа кадәр балалар бакчасында янгын сигнализациясе системасының эшкә яраклылыгын тагын бер тапкыр тикшерәчәкләр. Нәтиҗәләре экспертизадан соң билгеле булачак.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев