12 апрель 2022 яңалыклары
-
Түбән Камада укучылар космонавтика көне уңаеннан яшь армиячеләр антын кабул итткәннәр
Түбән Каманың 13 нче гимназиясендә космонавтика көненә багышланган ант кабул итү тантанасы булган.
-
Түбән Камада бакчачылык һәм яшелчәчелек ширкәтләре мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итү атналыгы башланды
«Бердәм Россия» партиясе җирле бүлекчәсенең кабул итү бүлмәсенә 15 апрельгә кадәр мөрәҗәгать итәргә була.
-
Түбән Кама районыннан өч фермер 9 млн. сумлык грант откан
Түбән Кама районыннан өч кеше “Агростартап” федераль программасы буенча сайлап алу конкурсын узып, гомуми суммасы 9 миллион сум булган грантка ия булган.
-
«Исемең матур кемнәр куйган?..»
Безнең халкыбыз борын-борыннан төпле фикерле, зирәк акыллы булган. Аның бөтен яшәү рәвеше халык, шулай ук Ислам дине традицияләренә нигезләнеп, сокландырырлык тәртипкә салынган. Шуларның матур берсе – дөньяга аваз салган сабый балага исем сайлау, исем кушу.
-
Түбән Камада янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәмәү аркасында балалар бакчасын ябарга мөмкиннәр
Түбән Каманың 58 нче балалар бакчасы ябылу куркынычы астында калган. Учреждение бер елдан артык янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозып эшли икән: бинада эксплуатация срогы чыккан сигнализация урнаштырылган.