Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

«Кванториум»ны ошатты

11 февральдә Түбән Камага эш сәфәре белән Татарстанның Фән һәм мәгариф министры Энгель Фәттахов килде. Дәрәҗәле кунак «Кванториум» балалар технопаркында булды. Технопаркны ачу инженер һәм гыйльми һөнәрләрнең дәрәҗәсен күтәрәчәк, дип исәпли Татарстан Республикасының мәгариф министры. - Биредә башкарылган эшләрнең сыйфатын күреп гаҗәпләндем. Үзем дә монда бик теләп шөгыльләнер идем -...

11 февральдә Түбән Камага эш сәфәре белән Татарстанның Фән һәм мәгариф министры Энгель Фәттахов килде. Дәрәҗәле кунак «Кванториум» балалар технопаркында булды.
Технопаркны ачу инженер һәм гыйльми һөнәрләрнең дәрәҗәсен күтәрәчәк, дип исәпли Татарстан Республикасының мәгариф министры.
- Биредә башкарылган эшләрнең сыйфатын күреп гаҗәпләндем. Үзем дә монда бик теләп шөгыльләнер идем - диде Энгель Фәттахов, елмаюын яшермичә.
Хәзерге вакытта «Кванториум»да төзелеш-монтажлау эшләре тәмамланган һәм ул якын арада мәктәп укучылары өчен ишекләрен ачачак.
«Кванториум» белән танышкач, министр Татарстан кадетлар корпусының Попечительләр советы утырышына килде. Анда, шулай ук, Татарстан Республикасының баш федераль инспекторы Ренат Тимерҗанов, республиканың хәрби комиссары Сергей Погодин, муниципаль район башлыгы Айдар Метшин һәм башка рәсми затлар катнашты.
Утырышта кадетлар корпусында тәрбия һәм уку-укыту эшләре куелышына югары бәя бирделәр. Икенче чирек нәтиҗәләре буенча кадетларның белем сыйфаты 54,2 процент булган, бу узган ел белән чагыштырганда, 8 процентка югары. Шулай ук БДИ (бердәм дәүләт имтиханнары) тапшыру күрсәткечләре дә үсә бара икән. Малайларның ата-аналары белән эшләүгә аеруча игътибар бирелә.
Киңәшмә алдыннан Айдар Метшинга социаль һәм икътисади өлкәдәге нәтиҗәле эшчәнлеге, яшь буынга тәрбия бирүдә керткән өлеше, актив гражданлык позициясе өчен почетлы орден тапшырылды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X