17 февраль 2017 яңалыклары
-
Шәһәрне төзекләндерүгә өлешебезне кертик
Яшәү һәм ял итү шартларын яхшырту, җәмәгать урыннарын төзекләндерү, тарихи объектларны торгызу - болар барысы да һәр шәһәр өчен актуаль мәсьәлә булып кала. Түбән Камада һәм Кама Аланында теләкләрне һәм хыялларны тормышка ашыруда «Төзекләндерүдә биш адым» программасы ярдәм итәчәк. Моношәһәрләр өчен эшләнелгән әлеге махсус программа турында без Түбән Кама муниципаль...
-
Законнан качып котыла алмаган
Түбән Камада тикшерүчеләрдән 13 ел буе качып йөргән җинаятьчене кулга алганнар. 2000нче еллар башында ир «Түбән Кама Нефтехим»да танышларым бар дип эшмәкәрләргә товар тәкъдим иткән. Ялган фирмалар исеменнән ул алар белән сату-алу килешүләре төзеп, алдан ук зур суммада акча алып, сатып алучылардан качкан. Шул рәвешчә миллионарча сум «эшләгән». Ул берничә...
-
Алданган
Интернет челтәре аша электрон тәмәке сатып алырга теләүчене 20 мең сумга алдаганнар. Түбәнкамалыга үзен Леонид дип таныштырган ир-егет яза. Ул үзенең тәмәкене күпләп сатуы турында әйтеп, бәяләр исемлеген (прайс) җибәрә. Ир-егет арзан бәяләрне күреп, товарны алырга карар кыла. Шикләнмәсен өчен сатучы аңа паспорт фотосын күрсәткән. Сатып алучы 20 мең сумны...
-
«Кладовка» ясарга рөхсәтме?
«Без - шәһәр кешеләре барыбыз да диярлек күп катлы йортларда яшибез. Торак-коммуналь хезмәтләр өчен нинди генә түләүләр юк: квартирга, газга, суга, капиталь ремонтка, телефонга, телеканалларга, балалар бакчаларына һ.б. - санап китсәң, очына чыгып бетәрлек түгел. Әле тарифлар бертөрле генә торса, түзәр идең, алары көнләп түгел, сәгатьләп арта. Фатирлар алгач, катлар...
-
Көтеп алынган мәшәкатьләр
Каенлы авылының мәдәният йортында капиталь ремонт башланды. Ул республика программасы кысаларында башкарыла. - Менә бусы - безнең балалар өчен түгәрәк бүлмәсе. Биредә яңа тәрәзәләр куелган, идәннәр тигезләнгән, җылы үткәргеч торбалар сузылган, - дип аңлата Каенлы авылының мәдәният йорты директоры Фәүзия Әхмәтшина. Әлеге вазифаны ул инде 35 ел дәвамында башкара. Биредә...
-
«Кванториум»ны ошатты
11 февральдә Түбән Камага эш сәфәре белән Татарстанның Фән һәм мәгариф министры Энгель Фәттахов килде. Дәрәҗәле кунак «Кванториум» балалар технопаркында булды. Технопаркны ачу инженер һәм гыйльми һөнәрләрнең дәрәҗәсен күтәрәчәк, дип исәпли Татарстан Республикасының мәгариф министры. - Биредә башкарылган эшләрнең сыйфатын күреп гаҗәпләндем. Үзем дә монда бик теләп шөгыльләнер идем -...
-
Сынатмадылар
Татарстанның һөнәри уку йортларында белем алучы студентлар өчен быел беренче мәртәбә үткәрелән «Ел казанышы» республикакүләм бәйгесендә җиңүчеләр арасында түбәнкамалылар да бар. Аның бүләкләү тантанасы исә безнең шәһәрдә үтте. Бәйгене оештыру комитетына 73 оешмадан барлыгы 253 гариза тапшырылган булган. Финалга чыккан 40 катнашучының 11е төрле номинацияләрдә 11 алды. Җиңүчеләр арасында шәһәрдәшләребез...
-
«Рухият»тән – уңышлар белән
Түбән Каманың яшь нәфис сүз осталары һәм яшь рәссамнары «Сандугач сайрар илем» төбәкара фестиваленнән кайтканнар. «Рухият» яңарыш фонды оештырган ХХ фестиваль Лениногорск шәһәрендә үткән. Анда җиде түбәнкамалы да катнашкан. 33нче мәктәпнең 1нче класс укучысы Тимур Бурмистров 2нче урынны яулаган. 34нче гимназия-интернатының 6нчы класс укучысы Мәликә Насыйбуллина һәм 12нче мәктәпнең 6нчы...
-
Солдатларга – күчтәнәч
«Түбән Кама районы һәм шәһәре хатын-кызлары» һәм «Солдат аналары комитеты» җәмәгать оешмалары түбәнкамалыларны шәһәребездә ел саен уздырыла торган «Солдатка - ана бәлеше» акциясендә катнашырга тәкъдим итә. Шәһәребездә хәрби хезмәт узучы солдатларга камыр ризыклары, чәй, кофе, җиләк-җимешләр алып килергә мөмкин. Алар Түбән Камадагы хәрби частьтә хезмәт итүче егетләргә тапшырылачак. Күчтәнәчләрне 20...
-
Грипп белән авыручылар юк
Узган атнада сулыш юлларындагы кискен йогышлы авырулар диагнозы 1607 түбәнкамалыга куелган. Шуларның 964е - 14 яшькәчә балалар. Грипп очраклары теркәлмәгән. Күп тармаклы район үзәк дәваханәсе баш табибының йогышлы авыруларны дәвалау буенча урынбасары Елены Пискарева әйтүенчә, авыручылар саны арткан (өлкәннәр - 4,5 процентка, балалар - 8,6 процентка). Шулай да, эпидемия чиге...