Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

«Белем алу өчен шартлар яхшы»

1 сентябрь якшәмбе көнгә туры килгәнлектән шәһәр һәм район мәктәпләрендә Белем көне кичә ягъни 2 сентябрьдә булды.

Бу көнне Түбән Каманың барлык мәгариф учреждениеләрендә яңа уку елына багышланган тантаналы линейкалар узды. Быел муниципаль район мәктәпләрендә барлыгы 30 мең укучы белем алачак, шуларның 3950се – парта артына тәүге тапкыр утыра. 
Белем көнендә Түбән Камада берничә куанычлы вакыйга булды: яңа  «Тема 37» мәктәбе, 49 нчы микрорайонда– «Елмаю» һәм 35 нче микрорайонда «Күчтәнәч» балалар бакчалары үз ишекләрен ачты. 
«Шәһәребездә һәм районыбызда сыйфатлы белем алу өчен барлык шартлар да тудырылган. Безнең бурыч – җирлегебездәге мәгариф системасының көндәшлеккә сәләтле булуын, ә Түбән Каманың киләчәктә дә һәрьяктан әзерлекле, креатив фикер йөртүче, ихтыяҗ зур булган кадрларны чыныктыру урыны булып калуына актив ярдәм итү», – дип белдерде бәйрәм белән котлау уңаеннан шәһәр мэры Айдар Метшин.
37нче мәктәптә Белем бәйрәме аеруча дулкынландыргыч булды. Чөнки башлангыч сыйныфлар өчен генә түгел, югары сыйныф укучылары өчен дә әлеге уку йортында кыңгырау беренче тапкыр чыңлады. 
Бу мәктәп Президент программасы буенча төзелгән. Аның исемен дә укытучылар, ата-аналар үзара киңәшләшеп, «Тема-37» дип кушканнар. Биредә укыту гомуми белем бирү программасы буенча башкарылачак.
Малайлар һәм кызларны яңа уку елы башлану тантанасы белән котларга Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхразиев та килгән иде.
Белем алуны юкка гына «Энә белән кое казу», – дип әйтмиләр. Ул, чыннан да, зур тырышлык сорый торган авыр хезмәт. Хәерле сәгатьтә, кадерле балалар!
Гөлия НИГЪМӘТУЛЛИНА.
Фотолар e-nkama.rucайтыннан алынды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X