3 сентябрь 2019 яңалыклары
-
Worldskills катнашучыларын гадәти тормышка яраклаштыру өчен тренинг үткәрелгән
Бүген чемпионатта катнашучыларны Казан аэропортында тантаналы рәвештә каршыладылар.
-
«Театраль Идел буе» фестивалендә Татарстаннан ике спектакль катнаша
Беренче урынга лаек булучыларны – 200 000, икенче урынга – 140 000, өченче урын ияләрен 100 000 сум күләмендә акчалата бүләк көтә.
-
«Белем алу өчен шартлар яхшы»
1 сентябрь якшәмбе көнгә туры килгәнлектән шәһәр һәм район мәктәпләрендә Белем көне кичә ягъни 2 сентябрьдә булды.
-
Парад, фестивальләр, концертлар...
Түбән Камада Шәһәр һәм Татарстан Республикасы көннәрен зурлап бәйрәм иттеләр.
-
Ярминкәләр
Шәһәребездә 8 сентябрьдән авыл хуҗалыгы ярминкәләре башлана. Татарстан җитештерүчеләре түбәнкамалыларны, һәр елдагыча, арзан бәяләр белән сөендерәчәк.
-
Халык фикерен исәпкә алу – мөһим бурыч
Түбән Камага эшлекле сәфәр белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов килеп китте. Башта ул шәһәр мэры Айдар Метшин һәм «ТАИФ» АҖ генераль директоры, «Түбән Кама Нефтехим» ГАҖе директорлар Советы рәисе Руслан Шиһабетдинов белән капиталь төзекләндерүдән соң биологик чистарту корылмаларын (БЧК) ачу тантанасында катнашты.
-
Үз эшенең остасы ул
Сүзем гомеренең 35 елын китапханәче булып хезмәт куйган, бүгенге көндә Кол Гали исемендәге милли китапханә мөдире Гүзәлия Шәйхразый кызы Гыйбадуллина турында. Күпсанлы Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары – аның озак еллар тырыш хезмәтенең нәтиҗәсе. Китапханә инде ничә мәртәбә төрле республика конкурсларында катнашып, призлы урыннар алып килә. Әйтик, 2013 елда Ширәмәт авылы халкы тарихы хакында материал туплап, китапханә республика конкурсында беренче урынга чыкты. Ә 2017 елда мәдәният хезмәткәрләре арасында үткәрелгән конкурста Гүзәлия Шәйхразый кызы Татарстан хөкүмәте грантына ия булды. Һәм менә тагын бер шатлыклы вакыйга – аңа «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде. Шул уңайдан, татар халкы өчен тырышып хезмәт куючы, милләтебезнең үткәнен кайгыртып, киләчәге өчен ут йотып йөрүче Гүзәлия Гыйбадуллина белән китапханәдә очрашып, әңгәмә кордык.
-
Әдилә «бронза» алып кайтты
«Шинник» спорт комплексында шөгыльләнүче Әдилә Бушмакина республика күләмендәге тагын бер ярышта уңышка иреште.
-
Хоккей турниры тәмамланды
29 августта Түбән Кама «Нефтехим-Арена»сы боз сараенда юниор командалары арасында Н. В. Лемаевның 90 еллыгына багышланган Халыкара хоккей турниры тәмамланды.
-
Кабул итәләр
Пәнҗешәмбе, 5 сентябрьдә, 10.00-12.00 сәгатьтә җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә РФ Дәүләт Думасы депутатына Айрат Хәйруллин түбәнкамалыларны кабул итә.
-
Ут булмаячак
Муниципаль районда электр линияләрен, трансформатор подстанцияләре җиһазларын төзекләндерү һәм электр челтәрләренә техник хезмәт күрсәтү дәвам итә.
-
Экологик дәрес
«Заря» балалар сәламәтләндерү һәм ял лагеренда «Чүп – табигатьнең дошманы!» дигән темага экологик дәрес узды.