Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Ашыгыгыз, язылуны соңгы көнгә калдырмагыз!

Театрга да барырсыз Редакциянең элекке бинасына (Актүбә урамы, 6а) яки яңасына (Химиклар урамы, 64а) килеп, «Туган як»ка язылган укучыларыбызга кызыклы конкурслар үткәрүне дәвам итәбез. Узган атнада язылучыларга без «баллы бүләк» әзерләгән идек. Ә бу юлы бүләккә җыр. 4 декабрьдә 18.30 сәгатьтә Халык иҗаты йортында татар эстрадасының танылган җырчысы, Түбән Каманың...

Театрга да барырсыз
 
Редакциянең элекке бинасына (Актүбә урамы, 6а) яки яңасына (Химиклар урамы, 64а) килеп, «Туган як»ка язылган укучыларыбызга кызыклы конкурслар үткәрүне дәвам итәбез. Узган атнада язылучыларга без «баллы бүләк» әзерләгән идек. Ә бу юлы бүләккә җыр. 4 декабрьдә 18.30 сәгатьтә Халык иҗаты йортында татар эстрадасының танылган җырчысы, Түбән Каманың моң иясе Марат Фәйрушинның «Җырларым, моңнарым - барысы да сезнең өчен» дигән өр-яңа концертына «Туган як» редакциясенә сигез билет китерделәр. Һәрберсе 250 сумлык булган ул билетларны НТР бинасында урнашкан «Туган як» редакциясенә 28 ноябрь-2 декабрьдә килеп, 2017 елның беренче яртыеллыгына «Туган як»ка язылучылар арасында уздырылачак конкурста җиңүчеләргә бүләк итәчәкбез.
 
Күченү мәшәкатьсез булмый
 
Хөрмәтле газета укучыларыбыз, газетаның узган санында, «Туган як» редакциясенең икенче бинага - НТР телерадиокомпаниясе бинасына - күченүе турында язган идек. Бер урыннан икенчесенә күченү - мәшәкатьле нәрсә. Өстәвенә, газетаны да тоткарлыксыз чыгарырга кирәк. Мондый вакытта дистә еллар буе бер көйгә генә барган эш режимында кытыршылыклар да килеп чыгарга мөмкин. Әгәр сезгә нинди дә булса уңайсызлыклар китергәнбез икән, алдан ук гафу үтенәбез. Озакламас, барысы да көйләнеп беткәч, эш янә үз эзенә төшәр. Әлегә кадәр газетадан укымаган яисә ишетмәгән булсагыз, кабат искәртәбез: «Туган як» редакциясе Химиклар урамындагы 64а йортта урнашкан НТР телерадиокомпаниясе бинасына күченде («Шәһәр паркы» тукталышы янындагы, Химиклар урамы 64нче йорт аркасыннан керүгә, каршыда ук тора). Шунда икенче каттагы бүлмәгә урнаштык. Төп керү урынындагы вахтада утыручы хезмәткәрләрдән сорап табарсыз.
 
Актүбә урамындагы 6а йортта урнашкан элекке редакциядә әлегә баш бухгалтерыбыз калды. Газетага язылырга теләүчеләр, шуннан килеп газета алучылар, белдерү тапшыручылар, гадәттәгечә, анда да киләләр. Сорауларыгыз булса, 43-17-57 номеры белән (факс та шул ук) редакциянең яңа урынына, ә реклама һәм белдерүләр бирү өчен 42-33-33 номерына шалтыратыгыз.
 
«Догалы өй» битләре бирелә
 
Игътибар! Газетабызның шушы җомга санында, уртадагы төсле битләрдә, «Догалы өй» сәхифәсе бирелде. Аның чираттагысы декабрьдә булачак. «Туган як»та 2017 елда да айга бер мәртәбә, шәһәр үзәк мәчете имамы һәм хезмәткәрләре ярдәмендә әзерләнелә торган «Догалы өй» битләре биреп барылачак.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев