25 ноябрь 2016 яңалыклары
-
Алар кылганга – син, син кылганга алар җаваплы түгел
Пәйгамбәребезнең җәмгыятьтәге һәр кешегә карата игътибары хакында күп сүзләр язылган, китаплар нәшер ителгән, вәгазьләр сөйләнгән... Әмма бу вәгазьдә кешелек җәмгыятендә иң зәгыйфь, күп вакытта безнең игътибардан мәхрүм калган катламга - фәкыйрь һәм мескеннәр хакына тукталырбыз... Чыннан да, пәйгамбәребез фәкыйрь-мескеннәргә бик якын тора, аларга рәхим-шәфкать күрсәтә, гыйлем бирә, моң-зарларын тыңлый, күңелләрен...
-
Реклама
Аналар көненә багышлап... 26 ноябрьдә 11 сәгатьтә Халыклар дуслыгы йортында (Химиклар урамы, 74 б) Аналар көненә багышланган зур бәйрәм уздырыла. Тәбрикләүләр, балалар концерты белән башланып киткән бу бәйрәмдә, бирегә җыелучылар өчен, 11.30 сәгатьтә - үзара мөнәсәбәтләргә, хатын-кыз сәламәтлегенә, эшмәкәрлеккә кагылышлы семинарлар оештырыла. 12-30-13.30 сәгатьтә балалар һәм аларның әниләре өчен -...
-
Патриот тәрбияләү өчен...
Илебездә яшь буынны патриотик рухта тәрбияләүгә аеруча зур игътибар бирелә. Кешегә туган җирен, илен ярату, горбәткә китсә дә сагынып кайту өчен - ул җиргә үз көчен сарыф итү, өлешен кертү тиешле. Әти-әниләре, олы кеше булсын дип, зуррак шәһәрнең югары уку йортына озаткач, нишләптер, 5-6 елдан соң, балалары өчен үз туган...
-
Һәммәбезгә дә өлге ул
(Дәвамы. Башы «Догалы өй»нең 2014, 2015елгы битләрендә һәм 2016 елның гыйнвар, февраль, апрель чыгарылышларында). Көн арты көн үтә, пәйгамбәребез кешеләрне ислам диненә чакыруын дәвам итә. Явыз мөшрикләр исә аны ничек туктатырга белмиләр. Ачулары килеп, алар пәйгамбәребезгә нинди генә явызлыклар эшләмиләр. Бер көнне алар, бергә җыелып, Аллаһның сөекле илчесе турында ямьсез...
-
Олы йөрәкле әнием
Үземне белә башлаганнан бирле, әниемнең чәчәкләр белән мәш килүен хәтерлим. Кечкенә генә яшелчә бакчасында әллә нинди чәчәкләр үстерә ул. Ахирәте Җиһан апа белән ярыша-ярыша чәчәкләр үстерәләр иде: кемнең нинди чәчәге матуррак, кайсысыныкы эрерәк... Өйдә дә гөлләр күп безнең. Әле яңа йорт салып кергәнче, бер яклы өйнең тәрәз төпләре генә түгел,...
-
Намаз вакытлары
-
Тамчыдан күл җыела
Бүгенге көндә күп кенә авыл җирлекләренең салым потенциалы зур түгел: җирле салымнар системасы аларның финанс мөстәкыйльлеген тәэмин итә алмый. Шуңа күрә, җирле бюджетларның үз табышларын киңәйтү өчен авыл җирлекләрендә үзара салым җыю мөкинлеге исәпкә алынган. Авыл халкының көнкүрешенә уңайлыклар тудыру, гомуми файдаланудагы объектларны төзекләндерүгә кагылышлы мәсьәләләр нәкъ менә үзара салымнардан...
-
Ашыгыгыз, язылуны соңгы көнгә калдырмагыз!
Театрга да барырсыз Редакциянең элекке бинасына (Актүбә урамы, 6а) яки яңасына (Химиклар урамы, 64а) килеп, «Туган як»ка язылган укучыларыбызга кызыклы конкурслар үткәрүне дәвам итәбез. Узган атнада язылучыларга без «баллы бүләк» әзерләгән идек. Ә бу юлы бүләккә җыр. 4 декабрьдә 18.30 сәгатьтә Халык иҗаты йортында татар эстрадасының танылган җырчысы, Түбән Каманың...
-
Халык иҗаты йортында капиталь ремонттан соң бию залы ачылган
Халык иҗаты йортында капиталь ремонттан соң бию залы ачыла. Төзекләндерү эшләре заманча технологияләр буенча бара. Мисал өчен, идәнгә җәйгән линолеум махсус Мәскәүдән кайтартыла. Әлеге үзгәрешне ансамбль җитәкчеләре дә, балалар да көтеп ала. "Яшьлек" халык җыр һәм бию ансамбле быел яңа сезонны яңартылган бию залында ачып җибәрә. Җитәкчесе Ирек Наскаев, башка...
-
Хөкем залыннан качкан 19 яшьлек ир-егет эше судка тапшырылды
Исегезгә төшерәбез, әлеге хәл 6 октябрьдә була. Ул көнне Олег Клевещников тугыз елга хөкем ителә. Әмма бинадан чыккач, ул кача. Тоткынны эзләүгә полиция һәм ЮХИДИ хезмәткәрләре җәлеп ителә. Иртән ир-егет Пробудиловка авылы йортларының берсендә табыла. Билгеләнгән срогына тагын дүрт ел өстәлергә мөмкин. Җаваплылыкка ул көнне эшләгән полиция хезмәткәрләре дә тартылачак....
-
Торак-коммуналь хезмәтләргә бәя күпмегә артачагы билгеле
Әлеге мәгълүмат Россия Федерациясе порталында басылып чыккан. Татарстанда бәяләр 2017 елның 1 июленнән уртача дүрт процентка артачак. Күрше Башкортстанда бу сан - 5, Марий Элда - 3,5, Чувашиядә - 3,9 процент тәшкил итә. Россия буенча иң кыйммәтле бәяне мәскәүлеләр түләячәкләр.
-
Түбән Кама балыкчыларына елгага керергә рөхсәт ителде
Коткаручылар бүген иртән үткәргән тикшерү нәтиҗәләре күрсәткәнчә, Камада бозның калынлыгы урыны белән 13-15 сантиметр тәшкил итә. Димәк, елгага керү тыелмый. Ләкин әле боз күпләп кешене чыдата алмый, техниканы әйтәсе дә юк. Шуңа да бозга балыкчыларга төркемләп чыгу киңәш ителми. Бәхеткә, быел Түбән Камада балыкчылар белән хәвеф очраклары теркәлмәгән. Ә менә...
-
Әниләр көне