Карендәш рубрикасы буенча яңалыклар
-
Фестивальдә сынатмаганнар
Түбән Камада «Лейся, песня, на просторе» V фестиваленең гала-концерты узды. Ел саен анда катнашырга теләүчеләр саны арта гына бара. Быел чарада шәһәр һәм районнан 300 кеше катнашкан, финалга барлыгы 24 җиңүче җитә алган. Ветераннар шигырь сөйләү, җыр, музыка коралларында уйнау һ.б. номинацияләрдә ярышканнар. Кайберләре үзләре язган җырларны да башкарганнар. Җиңүчеләр...
-
Бәрмәнчек бәйрәме
Әлеге бәйрәм Пасхага бер атна калган якшәмбедә үткәрелә. Бәрмәнчек - керәшен сүзе. Урысчага тәрҗемәсе - верба, ә татарча - тал песие. Бәрмәнчек сүзе «бәргәләү»дән алынган. Ул Евангелиедә тасвирланган бөек вакыйгаларның берсе булып санала. Бәрмәнчек атнасында су буйларында үсә торган таллар бөреләрен кабартып, чәчәк аталар. Песиле талның ботакларын өйгә алып кайтып,...
-
Рәхәтләнеп бәйрәм иттеләр
Олы Аты авылында «Уйнагыз, гармуннар» конкурсы узды. Сәхнәдә җирле талантлар һәм осталар чыгыш ясады. Бәйрәмдә Кызыл Чапчак авыл җирлеге башлыгы Бәгъдәнур Илдарханов та җырлады. Түбән Камада танылган гармунчы Петр һәм Валентина Максеевлар «Сүрәкә» ансамбле репертуарындагы керәшен җырларын башкардылар. Куркиннар гаиләсенең исә «Ишкәкче»сен залдагылар тын да алмыйча тыңлады. Ә Андрей Трофимов...
-
Яшәүнең һәм эшнең тәмен белә
Почетлы Дипломнар, Грамоталар, Рәхмәт хатлары, дәрәҗәле бүләкләр, ТРның Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшиннан Рәхмәт хаты һәм күкрәк билгесе... Озак еллар эшчәнлеге дәвамында Валентина Тупаева күптөрле бүләкләргә ия булды. Аның гомуми эш стажы 41 ел (!) тәшкил итә. Әмма иң дәрәҗәлесе, мөгаен, аңа күптән түгел генә тапшырылды. Валентина Владимировна Татарстан Республикасы...
-
Республика керәшеннәре – Түбән Камада
Халыклар дуслыгы йортында Иван Егоров җитәкчелегендә ТР керәшеннәр иҗтимагый оешмасы идарәсенең утырышы узды. Әлеге чарада Түбән Кама башлыгы Айдар Метшин, Мамадыш муниципаль районы башлыгы Анатолий Иванов, «Керәшеннәр» этнографик җәмгыяте җитәкчесе Тамара Баһаветдинова һ.б. катнашты. Халыклар иҗаты йортында кадерле кунакларны ипи-тоз һәм керәшен җырлары белән «Сүрәкә» ансамбле артистлары каршы алды. Алар...
-
Керәшеннәр турында – фильм
2017 елның 8 гыйнварында көндезге сәгать 2дә Түбән Кама шәһәрендәге Халыклар дуслыгы йортында керәшеннәргә багышланган «Божий народ - кряшены» дигән документаль фильмны тәкъдим итү була. Бу чарада әлеге фильмның авторы һәм режиссеры - «Союз» телеканалы (Мәскәү) хезмәткәре, философия фәннәре кандидаты, режиссер-документалист Наталья Гудылина да катнашачак. Шулай ук, керәшен җәмгыяте идарәсе...
-
Керәшен егете Муллинның олы бүләге
Ключ Труда поселогы егете, Келәтледәге Питрау җыеннарының төп спонсоры һәм оештыручысы Геннадий Николаевич Муллин, үз шәхси коллекциясеннән, Түбән Кама керәшен җәмгыятенә югары сәнгать үрнәкләре булган өч портрет бүләк итте. Ул портретларның өчесен дә СССР рәссамнар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, республиканың Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе Фиринат Халиков ясаган....
-
Бәйрәмнәр белән!
Кадерле керәшеннәр, хөрмәтле түбәнкамалылар! Барыгызны да якынлашып килә торган 2017 ел һәм, шулай ук, яңа елның беренче бәйрәме - 7 гыйнвардагы Раштуа уңаеннан, чын күңелемнән тәбрик итәм. Тыныч еллар килсен, дөньяларда да, һәркай-сыбызның йорт-җирендә дә иминлек өстенлек итсен. Табыннарыбыз мул, тормышлар матур булып, Татарстанда һәм шәһәребездә гомер кичерүче барлык милләтләр...
-
Еллар узса да...
Көз аенда безнең «Сүрәкә» ансамбле, керәшен мәдәни-этнографик җәмгыять җитәкчесе Тамара Баһаветдинованың турыдан-туры ярдәме белән, күрше Чистай районындагы Иске Роман авылы халкы белән очрашуга барды. Бу минем өчен икеләтә истәлекле вакыйга булды, чөнки моннан утыз еллар элек ул авыл мәктәбендә укыткан идем. Унҗиде ел эшләгәнлектән, Иске Роман кешеләре үз туганнарымдай якынга...
-
Күңелебез булды
Халыклар бердәмлеге бәйрәмен безнең «Сүрәкә» керәшен халык фольклор ансамбле дә үзенең җыру-биюләре белән бизәде. Үз керәшенебезнең элгә-редән сакланып калган кием үрнәкләрен, сүрәкә-чигәчәләрен күрү үк җанга рәхәт. Үз ыруларыбызны ишетүне әйтмим дә инде. Бәйрәм башланыр алдыннан, Халык иҗаты йорты фойесында да күргәзмә караган идек. Башка милләтләрнең күргәзмәләре арасында безнең керәшен җәмгыяте...
-
Шәһәребездә керәшен чиркәвенә нигез салынды
Түбән Кама шәһәрендә төзеләчәк керәшен чиркәвенә нигез салынуга багышланган тантанада Чистай һәм Түбән Кама епискобы Пармен, епархиянең утыздан артык священнигы, шулай ук, муниципаль район башлыгы, шәһәр мэры Айдар Метшин, Түбән Кама мөхтәсибе, шәһәр үзәк мәчете имамы Йосыф Дәүләтшин һ.б. катнашты. Шәһәрнең яңа микрорайонында урнашачак ике катлы керәшен чиркәве нигезенә куелган...
-
Якын җырак түтиебез
Бәләкәй чактан ук «җырак түти кайта» дип, сөенеп көтеп алган кадерле кешебез бар безнең. Ул әнинең апасы Анастасия Антонова була инде. Бала-чага өчен бәйрәм ясап, тәмле конфетлар алып кайтканы өчен генә көткәнбездер дип уйламыйм. Бала күңеле сизгер була, түтиебез дә безне яраткандыр. Моннан сиксән биш ел элек, Олы Аты авылында,...
-
Патриарх та сокланган
Түбән Камада керәшен чиркәвенә нигез салыначагын ишеткәч, Сарман районындагы Нарат Астыннан ук килдек. Җәйләрне оныклар белән шунда уздырабыз. Түбән Камага үз нигезләрен биргән керәшен авыллары Чәбия һәм Актүбә кешеләре шушы шәһәрдә яшәп калган бит. Шуңа күрә дә Түбән Камада керәшен чиркәве төзү - көтеп алынган вакыйга.Чиркәүгә нигез салу тантанасында Түбән...
-
Питрау кайту
Питрауны бәйрәм итми торган керәшен юктыр ул. 27 июньдә башланып 11 июльдә бетә торган Питрау уразасын да тотарга тырышабыз. Питрау уразасында, чәршәмбе белән җомгадан калган көннәрдә балык ашарга, ризыкны үсемлек маенда әзерләргә ярый. Бу уразада таләпләр башка уразалардагы кебек үк катгый түгел. Үскән чагымнан хәтердә калган: баласы бәләкәй килеш үлгән...
-
Керәшен авылларына – җыенга
Питрау атнасы ялларында районыбыздагы керәшен авылларыннан Кушай, Келәтле һәм Балчыклы бәйрәм яратучыларны Питрауга җыя. Һәр елдагыча, Питрау җыенын 15 июльдә 17 сәгатьтә Кушай авыл башындагы мәйданда башлап җибәрә. 16 июльдә 15 сәгатьтә Келәтле бар халыкны үзенә җыячак. 17 июльдә көндезге сәгать 11дә Балчыклы үз Питрау җыенына көтә. Җырчылар Виталий Агапов,...