Карендәш рубрикасы буенча яңалыклар
-
Матурлыкка күмелгән тормыш
Рәссам, металлга бизәк төшерүче Александр Ивановның Казанда үз остаханәсе барлыкка килде. Аңа Мөштәри урамындагы 14нче йортта махсус бүлмә бирелде. Татарстан Язучылары берлеге дә шул ук бинада урнашкан. 42 ел элек очраклы рәвештә Түбән Кама химкомбинатының сәнгать төркеме остаханәсенә килеп кергән Александр Андреевич металлга бизәк төшерү белән мавыгып китә. Шиннар заводында...
-
Балалар күңел ачты
Раштуа уңаеннан, шәһәребез һәм район чиркәүләрендә келәүләр үтте, төрле чаралар әзерләнде. Балчыклы авылында исә балалар өчен Раштуа бәйрәмен уздырдылар. Балчыклы мәдәният йорты мөдире Надежда Анисимова әйтүенчә, чарада 40ка якын бала катнашты. Аларга Изге апостоллар Петр һәм Павел чиркәве атакае Вячеслав Федоров бәйрәмнең асылын аңлатты. Иисус Христосның тууы турында мультфильм күрсәтелде....
-
2018 елда христианнарның дини бәйрәм көннәре:
7 гыйнвар - Рождество. Ходаебыз Иисус Христос туган көн. 14 гыйнвар - Ходаебыз Иисус Христос киселгән көн. 19 гыйнвар - Качману (Крещение). Ходаебыз Иисус Христос чумылган көн. 15 февраль - Сретение. Ходаебыз Иисус Христосны тугачтын кырыгынчы көнне келәү өендә каршы алган көн. 18 февраль - Пручти. Кичерешү көне. 1 апрель...
-
Уңышлар телибез
13 гыйнварда Казанда «Туым җондозы» керәшен халык җырларын башкаручы яшьләр фестивале узачак. Ул унынчы ел рәттән үткәрелә. Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә узачак чарада республика этник сәнгатенең иң якты йолдызлары катнашачак. Анда Түбән Кама районыннан Җирекле авылының «Чәчкәләр» ансамбле балалары барачак. Марсель Вәлиуллин һәм Алена Данилова «Какай биюе» күрсәтергә ниятлиләр....
-
Үз үзәкләре булачак
Казанда Керәшен мәдәни үзәге ачылачагы билгеле булды. Бу турыда Татарстан-мәдәният министры Айрат Сибгатуллин хәбәр итте. Хәзерге вакытта подрядчы оешма тарафыннан төзекләндерү эшләре башкарыла: бинада ремонт ясалган, якындагы юлга асфальт җәелгән, этник бизәкле яңа капкалар куелган, бина тирәсенә туя агачлары утыртылган. Якында гына Тихвин чиркәве урнашкан. Эшләрне 2018 елның беренче кварталында...
-
Танышуыма чиксез шат
Эльмира Гыйльметдинованың эш көне 7.30да башлана. Җитәкчесе Тамара Алексеевна Баһаветдинова да бу вакытта һәрчак эштә була. Кыз аның сәркатибе булып бирегә җиде ел элек урнаша. Керәшеннәр дөньясы, тормышы һәм тарихы белән танышу, аңа кереп китү шуннан башлана. - Дөрес, дусларым арасында керәшен кызлары да бар иде. Әмма мин ул вакытта...
-
Керәшеннәрнең асылын күрсәтеп
Мәскәү режиссер-документалисты, философия фәннәре кандидаты Наталья Гудылина керәшеннәр турында беренче мәртәбә җиде ел элек ишетә. Ул вакытта аны һәм ире Виктор Медведскийны (оператор) Татарстанга Павел Чурашов атакай «Алексеевские перезвоны» чаң сугу фестивале турында фильм төшерергә чакыра. Наталья Гудылинаны күргәннәре битараф калдыра алмый. Павел атакайның керәшен булуы турында ишеткәч, ул әлеге...
-
Якташлары өчен – беренче
Узган санда шәһәрдәшебез Альбина Никитинаның «Нечкәбил» конкурсында катнашуы турында язган идек. 250 гүзәл заттан ярым-финалга узган 45 кеше арасында ул да була. Аннары туганнары белән Ивану бәйрәме (Иван Купала) йолалары турында сөйләп, сәхнәләштерелгән тамаша белән жюри әгъзаларын таң калдыра. Һәм тагын 12 кеше белән бергә финалга уза. Финалда сәхнәдә зур...
-
Шигъри тәлгәшләр
Казлар китә Яфракларга инде сары иңгән, Кыр казлары китә тезелеп. Салкын җиле исә ямансулап, Казлар китүенә көенеп. Оча казлар, белмим, кая оча, Безнең яшьлек чорын киметеп. Ничәнче көз шулай оча казлар, Йөрәк куя шулчак чеметеп. Ничәнче көз китә алар бездән, Ничәнче яз кабат кайталар. Киткән-кайткан казлар шул ук микән? Күңелдә...
-
Керәшеннәр ни белән яши?
Татарстанның атказанган артисты, Татарстанның халык артисты Георгий Ибушевның 60 яшьлек юбилее уңаеннан, Мамадыш районының Владимир авылында иҗат кичәсе узган. Туган авылына ул кайчандыр олы сәхнәгә беренче адымнарын ясарга ярдәм иткән мөгаллиме Миңгол ага Галиев белән кайткан. Концертны Татарстанның халык артисты, нәфис сүз остасы Рәшит Сабиров алып барган. Георгий Ибушев бик...
-
Туганыбыз урынына күрдек
«Сүрәкә» һәм «Асыл нәсел» ансамбльләре аккомпаниаторы Флүн Сөләйман улы Фазлыев 55 яшендә бу якты дөньядан китеп барды. Ул Актаныш районының Буранчы авылында туып-үскән. 1979 елда мәктәпне тәмамлап, Алабуга мәдәни-агарту училищесының оркестр бүлегенә укырга кергән. Красный Ключта «Җимчәчәк» ансамблен оештыргач, Флүнне баянчы итеп чакырдым. Беренче очрашуыбыз шул булды. Һәм үкенмәдем: тырыш,...
-
Бәйрәмдә катнаштылар
Түбәнкамалылар Халыклар бердәмлеге көнен зурлап билгеләп узды. Бәйрәм чаралары Халык иҗаты йорты каршында әйлән-бәйлән белән башланды, аннары фойега күчте. Биредә төрле күргәзмәләр оештырылган иде. «Керәшен» мәдәни-этнографик җәмгыяте күргәзмәсендә кунакларның игътибарын милли киемнәр кигән курчак-манекеннар, үзенчәлекле итеп милли стильдә бизәлгән өстәлдә чәй эчеп утыручы «татар хатын»ы җәлеп итте. Бәйрәм тамаша залында...
-
Уңышлар сиңа, Альбина!
Альбина Никитина «Нечкәбил» конкурсында катнашырга күптән хыялланган. Уңган, эшчән, килеш-килбәте дә матур. Әмма зур бәйге узачак сәхнәгә аяк басу быел гына насыйп була аңа. Артта - сайлап алу туры һәм ярымфинал, алда -ноябрьдә узачак иң зур сынау - финал. 10нчы мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләү белән беррәттән,...
-
Барыбыз бәйрәм иттек
Покрау көнне Олы Аты клубы гөрләп торды. Чиркәүдәге келәүләр тәмамлангач, кичкә таба халык мәдәният йортына ашыкты. Бәйрәм күргәзмәдән башланды. Олы Атыда оста куллы хатын-кызлар яши шул! Наталья Пипинеева кызы Дина белән нинди генә матур әйберләр әзерләмәгән: пластик шешәләрдән ярканат дисеңме, сәйләннән агач ясау дисеңме, картиналар чигүме. Анастасия Шакирова газетадан ясалган...
-
Кеше күңелен моңландырып
Чиркәүдә чаң кагу тавышы үзе ниндидер сихри моң булып ишетелә. Моны эшләүче кеше тылсымчы булып тоела. Их, шул мизгелне күреп булса иде. Шәһәрдәшебез Валерий Афанасьев күреп кенә калмаган, үзе дә чаң сугып караган. Русьны чукындыру көне уңаеннан, Мәскәү һәм Бөтенроссия изге патриархы Кирилл хуплавы белән, җәй ахырында барлык Россия православие...