Карендәш рубрикасы буенча яңалыклар
-
Кыскача
Җырулары белән әсир иткәннәр
-
Милли киемгә сокланып караганнар
Түбән Камада керәшен халкы тарихын, йолаларын, гореф-гадәтләрен өйрәнү елдан-ел популярлаша бара. Бигрәк тә яшь буынның кызыксынуы – бик куанычлы хәл. Ә инде Татарстан, Россия күләмендәге бәйгеләрдә шәһәребез данын яклап җиңүләре горурлык тудыра. Менә 31 нче мәктәп укучылары да бу көннәрдә Якутскидагы халыкара конкурста керәшеннәргә багышлап язылган фәнни эшне яклаячак. Китәр алдыннан җитәкчеләре Алевтина Даутова белән очраштым.
-
Питрау бит ул – җәй яме
Июль – керәшен халкы өчен төрле йола һәм гореф-гадәтләргә бай ай. Шундыйларның берсе – Питрау бәйрәме. Аңа әзерлек алдан ук башлана. Чөнки Питрауга бер атна кала ураза тотыла.
-
Җөригә рәхим итегез!
14 июльдә Мамадыш районының Җөри авылында Питрау җыены була. Елдагыча, ул кызыклы һәм күңелле булачак. Программада күптөрле чаралар каралган.
-
Бәйрәм белән!
Кадерле карендәшләр һәм хөрмәтле түбәнкамалылар!
-
Шигырьләр
Сагыну
-
Онытылмас балачак хатирәләре
12 июль – Питрау бәйрәме, Петр һәм Павел апостолларына атап уздырыла торган христиан бәйрәме. Ул туган-тумачаларның, ыру-тамырларның, кода-кодачаларның очрашып бәйрәм итә торган көннәре.
-
«Тамашачы сокланырга тиеш»
Түбән Камада сәләтле балалар бик күп. Бию, җыр коллективлары төрле бәйгеләрдә җиңүләр яулап, шәһәребезне таныта. Шундый коллективларның берсе – ТР ның атказанган мәдәният хезмәткәре Валентина Тупаева җитәкчелегендәге «Асыл нәсел» керәшен балалар фольклор ансамбле.
-
Уңышлар телибез
Март ахырында И.Х.Садыйков исемендәге балалар һәм яшьләр иҗаты сараенда республикакүләм «Без бергә» халык иҗаты фестиваленең муниципаль этабы узды. «Халык җырлары» номинациясендә беренче урынга апалы-сеңелле Кристина (12 яшь) һәм Ксения (8 яшь) Кузнецовалар һәм Лилия Нуриәхмәтова (15 яшь) лаек булды. Кристина һәм Ксения - «Чәбия авылының рәт көе»н, ә Лилия «Иске...
-
Бәйрәм белән!
Кадерле керәшеннәр, түбәнкамалылар һәм авыл халкы! Сезнең барыгызны да керәшеннәр өчен зур бәйрәмнәрнең берсе булган Олы көн уңаеннан чын күңелдән котлыйм. Олы көн элгәреләрдән калган бәйрәм булып, керәшеннәрнең яшәү рәвешен, гадәт-йолаларын чагылдыра. 40 көн буе тоткан уразадан соң табыннарыгызны бәйрәм ризыгы булган кулич һәм манган күкәйләр бизәсен, өстәлләр тәмледән-тәмле ризык...
-
Башкала артистларын уздырып
«Шәфкатьлелек» тернәкләндерү үзәгендә ял итүчеләргә Байданкино авылы үзешчәннәре искиткеч концерт күрсәтте. Безнең өчен бу чара истә калырлык бүләк булды. Алар залдагы кешеләрне беренче чыгышлары белән үк таң калдырды. Гармунда уйнап килеп кергән Галина Борисова артыннан бии-бии сәхнәгә күтәрелгән артистларны халык шунда ук көчле алкышларга күмде. Һәр чыгыш гади һәм халыкчан...
-
Олы көн турында балачак хатирәләре
Кечкенә чактан ук Олы көн - минем өчен иң якты зур бәйрәмнәрнең берсе. Раштуа узгач, халык Олы көнгә әзерләнә башлый. Аны ураза тотып каршы алалар. Бәйрәмгә ике атна кала өйне юып, тәрәзәләрне «коендыра» идек, түшәк-мендәрләрне урамга чыгарып, кагып җилләтә идек. Бәйрәмгә берничә көн кала, «атап» күкәй җыю йоласы уздырыла. Мәсәлән,...
-
Йөрәге белән җырлый ул
«Җырламыйча яши алмыйм. Җырлар шатландыра да, елата да, әллә кайларга алып китә. Шул вакытта үземә ничә яшь булганын да онытам», - ди «Сүрәкә» керәшен халык фольклор ансамбле җырчысы Мария Савельева (фотода). 16 ел дәвамында коллективның аерылгысыз әгъзасы булган бу түтигә 25 мартта 75 яшь тула. Мария Павловна Түбән Кама районының...
-
Аның турында яратып сөйлиләр
Олы Аты авылында зур хөрмәткә лаек булган кешеләр санап бетергесез. Шуларның берсе - Мария Дмитриевна Морозова. Марҗук әби (авыл халкы аңа яратып шулай дәшә) 1925 елның 5 февралендә Дмитрий һәм Феодосия гаиләсендә дөньяга килгән. - Мин бик авыр яшәдем, кызым, - дип башлады ул сүзен. - Без ун бала идек,...
-
Таң суы
Таң сулары могҗизалы, Арындыра күп чирдән. Таң суларына табыну Борын заманнан килгән. Әни миңа сабый чакта Таң сулары эчергән. Шул су белән җанга - иман, Тәнгә сихәт, көч иңгән. Таң суына каләм манып, Язам шигырьләремне. Таң суларында чайкыймын Туган фикерләремне. Таңнарга карап талпынам, Очар коштай кайвакыт. Беркатлы мин, шунда кебек...