Авыл сулышы рубрикасы буенча яңалыклар
-
Авыл хуҗалыгына багышланган гомер
Үзем Түбән Камада яшәмәсәм дә, кайчандыр шунда яшәп, зур хезмәт куеп, тирән эз калдырган Габделхак Шакиров турында язарга булдым. Белүемчә, быел шушы айда аның тууына 100 ел була. Якыннары, бергә эшләгән иптәшләре аның якты истәлеген онытмаганнардыр дип уйлыйм.
-
Әлегә вәгъдәләр генә
Быел августта «Нижнекамский» кооперативы Каенлы авылында мал сую һәм итне эшкәртү цехы төземәкче.
-
Красный Бор авылында яшәүчеләр 28 гыйнвардан бирле автолавка көтә
Авылда кибет юк, шуңа күрә азык-төлекне шәһәрдән машина китерә.
-
Борок авылында балалар бакчасы ачылды
Тантанада район башкарма комитеты, төзелеш оешмалары җитәкчеләре, депутатлар катнашты.
-
«Игелекләр эшләп яшәсәң...»
Әгәр ул бүлмәгә килеп керсә, аннан ниндидер яктылык агыла кебек – елмаюы, ачык йөзе белән тирә-юньне балкыта. Бу сүзләр Афанас мәктәбенең чит телләр укытучысы мәгариф отличнигы, дүрт медаль иясе, исеме «Россиянең иң яхшы кешеләре» энциклопедиясенә кертелгән Лидия Тартмина турында.
-
Якыннарыбыз турында онытмыйк!
Хөрмәтле түбәнкамалылар! "Туган як" язылу кампаниясе дәвам итә. Шул исәптән, без игълан иткән хәйрия акциясендә катнашырга теләк белдерүчеләр артуы да куандыра гына.
-
Тикшерәләр, ә нәтиҗә юк
Зур Афанас авылы кешеләре үз фатирларында туңалар.
-
«Җирбиләүче»ләр бит без!
Советлар Союзы артыннан колхозлар да юкка чыгып, таралып беткәч, ушлыраклар уртак табактан кем нәрсә йолкый-талый алды, шуны урлады. Урланасы - урланып, тараласы – таралып беткәч, колхозда буш җирләр генә калды һәм аларны авыл кешеләренә бушлай өләштеләр.
-
Алдан эшләү мәслихәт
Республиканың берничә районында кош гриппы таралган.
-
Фикер алыштылар
Түбән Кама районының ярдәмче һәм фермер хуҗалыклары башлыкларына «Татарстан АССРның 100 еллыгы» билгесен үз товарларында куллану мөмкинлеген раслаучы сертификатлар тапшырылган.
-
Зәйгә җибәрделәр
Түбән Кама районында шикәр чөгендерен алу төгәлләнде.
-
Уңганнарның уңганы
«Союз-Агро» комбайнчысы Олег Захаров республика конкурсында җиңеп, 100 мең сум премиягә лаек булган.
-
Хөрмәтле авыл хезмәтчәннәре, Түбән Кама районының агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре һәм ветераннары
Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм!
-
Искесе урынына – яңасын
Борок авылында мәктәп һәм балалар бакчасы төзелде.
-
Авылымның соңгы сугыш ветераны
Мин килеп кергәндә Мөхәммәтша абый сакал-мыегын кырып утыра иде. «Кунак киләсен күңелем сизде, кем икәнен белмәсәм дә, бераз матурланып аласым килде, мин бит әле карт түгел, 94тә генә», – дип шаяртты ул. Тумыштан шаян, җор телле кеше картайгач та шулай булып кала икән.