Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Түбән Камада «Лада Калина» автомобиле җәяүлеләр кичүендә ир-атны бәрдергән

12 сентябрь көнне 17.40 сәгатьтә Тынычлык проспектының 95нче йорт каршында юл-транспорт һәлакәте булган.

Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама районы буенча ЮХИДИ бүлеге хәбәр итә.

«Лада Калина» машинасын йөртүче 53 яшьлек шофер көйләнмәгән җәяүлеләр кичүеннән чыгып баручы 34 яшьлек ир-атны бәрдергән.

Зыян күрүче «балтыр сөяге сыну» беренчел диагнозы белән хастаханәгә китерелгән.

ЮТҺ сәбәпләре ачыклана.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев