13 сентябрь 2022 яңалыклары
-
Түбән Кама сәнәгать зонасында мазут белән цистерналар рельслардан чыккан
13 сентябрь көнне Түбән Кама сәнәгать зонасында мазут белән 5 цистерна рельслардан чыккан.
-
17 сентябрьдә Түбән Камада «Милләт кроссы» узачак
Быел Түбән Кама гадәттәгечә Бөтенроссия йөгерү көненә кушыла.
-
Түбән Камада бер бала автомобиль көпчәге астына эләгә язган
Түбән Камада бер баланың автомобиль көпчәге астына эләгә язганы видеорегистратор язмасына эләккән.
-
Кулларында кеше гомерләре
Сабый чакта кем генә табиб булырга хыялланмады икән? Күпләребез балачакта ук ак халатлы, чиста, пөхтә ягымлы табиб апа белән очрашмый калмагандыр? Табиб булып уйнап, курчакларга уколлар ясаганыгыз, өйдәге песиләрне дәвалаганыгыз исегезгә төште, шулаймы?..
-
«Миңа татарча сөйләшү ошый»
Илнур Нуриев шәһәребезнең 9нчы мәктәбенең 10 нчы сыйныфында белем ала. Ул – тәрбияле, инсафлы бала. Барлык фәннәрдән дә «4» һәм «5» билгеләренә генә укый. Илнур татар теле һәм әдәбияты дәресләренә бик теләп, яратып йөри. Аңа әдәбият дәресләре аеруча ошый. Алай гына түгел, ул татар телендәге тапшыруларны бик яратып карый. Татар радиосын рәхәтләнеп тыңлый. Дөресен әйткәндә, татар милләте өчен янып йөри торган бала. «Татарча сөйләшү миңа ошый, татар булуым белән горурланам» – ди ул.
-
Түбән Камада «Лада Калина» автомобиле җәяүлеләр кичүендә ир-атны бәрдергән
12 сентябрь көнне 17.40 сәгатьтә Тынычлык проспектының 95нче йорт каршында юл-транспорт һәлакәте булган.