Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Түбән Камада яшәүче яшүсмер мәктәпкә һөҗүм әзерләүдә шикләнелә

Хәзерге вакытта тикшерү эшләре бара.

Түбән Камадагы көллиятләрнең берсендә белем алучы 16 яшьлек студентка карата җинаять эше кузгатылган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы үз чыганакларына сылтама белән хәбәр итә.

Ул Түбән Каманың бер мәктәбендә укучыларны үтерүгә әзерләнүдә шикләнелә. Полиция мәгълүматлары буенча, ул үтерү ысуллары һәм шартлаткыч җайланманы җыю турында мәгълүмат туплаган. Моннан тыш, үзенә фикердәш кешеләр дә эзли.

Моннан тыш, студент август ахырында-сентябрьдә үзе кайчандыр укыган мәктәпкә һөҗүм планын эшләргә өлгергән булган инде, әмма ул вакытта аңа хокук сакчылары комачаулаган. Хәзерге вакытта тикшерү эшләре бара.

Түбән Каманың мәгариф бүлегендә әлеге вакыйга буенча комментарий бирделәр.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев