Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Вакыйга эзеннән

Түбән Каманың мәгариф идарәсе мәктәпкә һөҗүм әзерләүдә шикләнелгән егет турында мәгълүматка аңлатма бирде

Аңлашылганча, бу очрак 2022 елның сентябрендә була.

Кайбер гаммәви мәгълүмат чараларында Түбән Камада мәктәпкә һөҗүм әзерләүдә шикләнелгән яшүсмерне тоткарлау турында мәгълүмат пәйда булды.

Түбән Кама муниципаль районы администрациясе матбугат секретаре Яна Енькова Түбән Кама муниципаль районы мәгариф идарәсенең рәсми аңлатмасын бастырып чыгарды.

Аңлашылганча, бу очрак 2022 елның сентябрендә була. Мәгариф учреждениеләрендә балаларның борчылу дәрәҗәсен билгеләү методикасы бар. Шундый методикаларның берсе буенча нефть химиясе һәм нефть эшкәртү көллиятендә белем алучы бер студентның борчылуы ачыклана. 

«Психологлар һәм хокук саклау органнары белән берлектә хәл шунда ук контрольгә алынды. Балигъ булмаганнар белән эшләү комиссиясе яшүсмер белән эшләүнең алдагы этапларын билгеләде», — дип яза мәгариф идарәсе матбугат хезмәте.

Шулай ук тиешле квалификацияле ярдәм күрсәтелүе һәм дәвам итүе билгеләп үтелде, бүгенге көндә студент үзен тәртипле тота, дәресләргә йөри, уңышлы укый.

«Аның кәефе педагогларны борчымый. Бу хәл белгечләрнең даими мониторингында», — дип билгеләп үтте рәсми аңлатмада.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев