Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Түбән Камада исерек килеш машина йөрткән шоферны хөкем иттеләр

Моннан тыш, 30 мең сум күләмендә штраф билгеләнгән.

Түбән Камада яшәүче 47 яшьлек ир-атка якындагы ел ярымга шәхси автомобилен автобуска яки таксига алыштырырга туры киләчәк: суд аны йөртү хокукыннан мәхрүм иткән.

Әлеге шофер исерек килеш руль артына утырган. Автоинспекторлар аны 25 ноябрь төнендә Спорт урамындагы 14 нче бина каршында туктата. Алкотестердагы саннар 0,559 мг/л күрсәтә .

Түбән Кама җәмәгать суды ир-атны ел ярымга транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм иткән һәм 30 мең сум штраф билгеләгән.

Моңа кадәр без Түбән Камада җәяүлеләр кичүендә чит ил машинасы укучы кызны бәрдергән дип язган идек. 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев