Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

ЮХИДИдә Түбән Камада атнаның иң аварияле көнен атадылар

Хәрәкәт иткәндә дистанцияне саклау, юл чатларын һәм җәяүлеләр кичүләрен игътибар белән узу мөһим.

Түбән Камада атнаның иң аварияле көне сишәмбе булды. Зыян күрүчеләр булган юл-транспорт һәлакәтләре нәкъ менә бу көнне еш очрый.

Түбән Кама районы буенча ЮХИДИдә транспорт чарасы руле артына сәламәт хәлдә, ял итеп һәм тыныч хәлдә утырырга кирәклеген искә төшерәләр. Моннан тыш, машина белән идарә итү алдыннан яки процессында спиртлы эчемлекләр һәм наркотик матдәләр куллану тыела.

Шуны да онытмаска кирәк: иң зур куркыныч — тайгак юл. Хәрәкәт иткәндә дистанцияне саклау, юл чатларын һәм җәяүлеләр кичүләрен игътибар белән узу мөһим, һәм иң мөһиме — тизлекне арттырмаска.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев