Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн вакыйгасы

Журналистлар Сабан туе

НТР командасы - беренче өчлектә. Хәбәрчеләр, операторлар, монтажерлар “Медиа Сабантуй” келәмендә җитезлектә, егәрлектә, тизлектә көч сынашты. Узган ел милли бәйрәм беренче тапкыр Саба районында үткәрелгән булса, быел республиканың барлык журналистлары Питрәчкә җыелды.

Тантаналы парад. НТР командасы хезмәттәшләрен сәламли. Колоннада - “Татмедиа”ның 70 филиалыннан килгән журналистлар. 98 – газета, 17 – журнал, 19 – телеканал, 79 – сайт. 600дән артык массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре Питрәчкә җыела. “Медиа Сабантуй” – күмәкләшеп аралашыр, бәйрәм итәр өчен менә дигән мәйданчык, ди Айдар Сәлимгәрәев. 

"Бергә эшлибез, тик бер-беребезне күрмибез. Бергә бәйрәм итмибез. Ә монда күмәкләшеп, аралашып, бер-беребезне күреп бәйрәм итәбез", - ди “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев.

 

«Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков газета-журналларның язылу кампаниясен уңышлы башкарып чыгулары турында әйтте. Иң яхшылары дипломнар белән бүләкләнде. Алдынгы филиаллар арасында безнең медиа-холдинг та бар. 

Мәйданда Сабан туе мохите. Милли кием кигән кызлар һәм егетләр җигүле атта бүләкләр җыя. Журналистлар күчтәнәчләр биреп кенә калмый, биеп-җырлап та күрсәтә. Капчык киеп йөгерү, чүлмәк вату, көрәш, кашык белән су ташу ярышларында журналистлар бик теләп катнаша. НТР хезмәткәрләре исә иң җитезләр рәтендә булып чыга. Аркан тартышуда – ир-атлар икенче урында, хатын-кызлар командасы – беренчелекне яулый. 

Медиа Сабантуй икенче тапкыр үткәрелә. Ярыш нәтиҗәләре буенча, НТР командасы 3 нче урынга лаек була. Коллектив смартфон алуга сертификат ота. Икенче урында – Тәтешнең “Авангард” газетасы. Беренчелек – “Мамадыш-информ” кулында.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев