Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн вакыйгасы

Журналистика ветераны, күп еллар дәвамында «Туган як» газетасында баш редактор булып эшләгән Виктор Шадринга 70 яшь тулды

Мөхтәрәм юбиляр лаеклы ялда булса да, үз эшенә бирелеп хезмәт итә: “Шинник” спорт комплексында матбугат хезмәтен җитәкли, китаплар чыгара.

Түбәнкамалылар Виктор Шадринны спорт ярышларын татар һәм рус телләрендә бер дәрәҗәдә оста алып баручы комментатор буларак та белә. Бүген юбилярның эш иртәсе котлаулардан башланды.

Котлаулар, изге теләкләр — болар барысы да юбиляр хөрмәтенә. Гомеренең илле елга якынын милли матбугатны үстерүгә багышлаган Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Виктор Шадринга 70 яшь тула. Хезмәттәшләре, дуслары аны гомер бәйрәме белән тәбриклиләр.

Юбиляр күп еллар дәвамында «Туган як» газетасында баш редактор булып эшләгән. Хәзер «Шинник» спорт комплексында матбугат хезмәтен җитәкли. Түбәнкамалылар Виктор Шадринны спорт ярышларын татар һәм рус телләрендә бер дәрәҗәдә оста алып баручы комментатор буларак та белә.

Россия журналистлар союзы әгъзасы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Түбән Кама шәһәрендәге «Мамадыш якташлыгы» җәмгыяте җитәкчесенең урынбасары Виктор Шадрин — алты китап авторы. Җыентыкларын авыл тарихы, көрәшкә багышлый.

2023 ел — минем өчен өчләтә юбилейлар елы, ди Виктор Шадрин. Түбәнкамалыга 70 яшь тула. Журналист булып эшли башлавына — 50 ел. Комментатор эшчәнлегенә — дүрт дистә

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев