Зурлап бәйрәм иттеләр
Шәһәребездә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелде.
Бәйрәм уңаеннан «Гаилә» паркында яңа инсталяция ачылды. Эскәмиядә ана һәм улы сыннары, ә яннарында җилкәсендә кызын утырткан ата. Проектка акчаны хәйриячеләр биргән. Сыннарны исә сынчы Фәнил Вәлиуллин ясаган. Түбәнкамалыларга бүләк ошаган. Аның белән фотога төшеп, сурәтләрне со-циаль челтәрләргә урнаштыралар.
Сүз уңаеннан, бу көнне гаилә корырга теләүчеләр дә табылды. Беренче тапкыр язылышу тантанасы Әхсән Фәтхетдинов исемендәге музейда узган. Гаилә башлыгы – НТР телерадио-компаниясе хәбәрчесе һәм алып баручысы Александр Комаров! Яшь гаилә-гә котлауларыбызны җиткерәбез. Шу-лайук музейда озак еллар дәвамын-да бергә яшәүчеләргә «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медальләре тапшырылды.
Фото https://www.e-nkama.ru сайтыннан алынды
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев