Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн вакыйгасы

Янгын сүндерү техникасы күргәзмәсендә

Янгын сагы көненә багышлап, Халык иҗаты йорты каршында заманча янгын сүндерү техникасы күргәзмәсе узды. Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Таһир Камалетдинов күргәзмәне карап, янгыннар еш була торган җәйге чорга машиналарның әзерлеген югары бәяләде. Бирегә җыелган шәһәр-дәшләргә, шулай ук, янгыннарны сүндерүнең төрледән-төрле ысулларын күрсәттеләр. Аларны, гадәттә, күбек һәм су...

Янгын сагы көненә багышлап, Халык иҗаты йорты каршында заманча янгын сүндерү техникасы күргәзмәсе узды.

Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Таһир Камалетдинов күргәзмәне карап, янгыннар еш була торган җәйге чорга машиналарның әзерлеген югары бәяләде.
Бирегә җыелган шәһәр-дәшләргә, шулай ук, янгыннарны сүндерүнең төрледән-төрле ысулларын күрсәттеләр. Аларны, гадәттә, күбек һәм су ярдәмендә сүндерәләр. Шулай ук, порошок ярдәмендә сүндерә торганнары да бар икән.
- Күргәзмәдә «үз кулларыбыз белән ясалган» машиналар да бар. Әлеге «КамАЗ»лар «Нефтехим»да җиһазландырылган. Кабиналары сары төстә булуы белән, башкалардан аерылып тора. Кыш көннәрендә үтеп булмаслык тар юлларда киң булмаган бу машиналар гына коткара, - ди янгын сагы федераль хезмәтенең 1нче отряд начальнигы Алексей Шаповалов.
- Мин «Нефтехим»дагы ЦГФУ, этилен заводларының частьләрендә янгын сүнде-рүче булып эшләгәндә, мондый техника юк иде әле. Хәзер барысы да автоматлаштырылган. Бер машинага 20 тоннадан артык су тутырып була, - ди лаеклы ялга чыккан Исхак Лотфуллин.
Әлеге күргәзмә ел саен шәһәрдәшләрдә зур кызыксыну уята. Быел янгын сүндерү техникасы күргәзмәсенә мәктәп укучылары һәм бакчаларда тәрбияләнүче сабыйлар да чакырылган иде. Алар техниканы, янгын сүндерүчеләрнең киемнәрен карадылар, кайберләре хәтта янгын сүндерү машинасының кабинасына утырып, махсус техника ярдәмендә «янгын сүндерү» бәхетенә иреште.
Аннары барлык техника шәһәребезнең Химиклар, Тынычлык, Төзүчеләр урамнарыннан узды. Бәйрәм Халык иҗаты йортында концерт белән тәмамланды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X