Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн вакыйгасы

Хәрбиләр өчен беләзекләр

Түбән Кама студентлары хәрбиләр өчен беләзекләр үрә башлады. Агросәнәгать көллиятендә шундый остаханә эшли.

Түбән Кама студенты яшьтәшләренә беләзек үрүнең нечкәлекләре турында сөйли. Башта моны үзе үзләштергән, хәзер башкаларны өйрәтә. Беренче карашка, гади генә бау кебек, тик ул һәр хәрбинең кесәсендә булырга тиешле әйбер. 

Башта беләзекләрне берничә кеше үреп караган. Тора-бара башка студентлар да кызыксынган. Хәзер әлеге эшкә 75 егет һәм кыз җәлеп ителгән. Алар арасында туганнары махсус операциядә катнашучылар да бар. 

Беләзек үрүдә укытучылар да катнаша. Әлеге эшкә Агросәнәгать көллиятенең Әгерҗедәге  филиалы студентлары да кушылган. Атна ахырына йөзгә якын беләзек үреп бетерәчәкләр. Аларны Химиклар проспектындагы 72 б адресы буенча урнашкан гуманитар ярдәм җыю пунктына тапшырачаклар. Тагын бер хыяллары бар – мичләр ясый башлау.  

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев