Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн вакыйгасы

Хәрби биремнәр үтәгәндә һәлак булган түбәнкамалылар истәлегенә ике мемориаль такта ачтылар

Бүген – Ватан геройлары көне. Истәлекле дата уңаеннан, хәрби биремнәр вакытында гомерләрен биргән түбәнкамалылар хөрмәтенә багышлап ике мемориаль такта ачтылар. Аларның берсе –Төньяк Кавказда һәлак булган Алексей Луговой, икенчесе-Украинада махсус хәрби операциядә катнашкан Антон Тедиков истәлегенә.

Әтисе һәлак булганда Екатерина Луговойга нибары яшь ярым булган. Якын кешесе турында фото, туганнарының сөйләгәннәре аша гына белә. Өлкән лейтенант Алексей Луговой 2000 елда Төньяк Кавказда хәрби хәрәкәтләр вакытында һәлак булган. Бүген аның хөрмәтенә 20-нче  мәктәптә тантаналы рәвештә мемориаль такта ачтылар. Алексей бу мәктәптә укыган, аны 91 елда тәмамлаган.

Политехника көллиятендә дә бүген – истәлекле вакыйга. Махсус хәрби операция вакытында һәлак булган Антон Тедиков истәлегенә мемориаль такта урнаштырыла. Каһарман егет әлеге уку йортын тәмамлаган,  аңа нибары 23 яшь була. Тантаналы чараның төп кунагы – әнисе Нина Тедикова.

Әфганстанда хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булган тагын бер герой Рәис Һадиевны да искә алдылар. Истәлек билгесен аның сеңлесе Сания Нәбиуллинага тантаналы рәвештә тапшыралар.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев