Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн вакыйгасы

Халыклар дуслыгы

“Адымнар” гимназиясендә Халыклар дуслыгы фестивале узды. Аның шартлары буенча, укучылар үзләренә җирәбә буенча чыккан халыкның көнкүреше, гореф-гадәтләре, мәдәнияте белән таныштырырга тиеш була. Һәр сыйныф әлеге чарага ныклап әзерләнә. Милли киемнәр тектерәләр, җыр-биюләр өйрәнәләр.

Кызлар акккошлар кебек башны горур тотып бииләр, малайлар  - көч һәм батырлыкны чагылдыра. 2 нче Б сыйныф укучылары чеченнар ролендә чыгыш ясыйлар. Әлеге халык аларга жирәбә буенча чыккан.  

"Без костюмнар тектердек. Җыр-биюләр өйрәндек", - ди 2 нче Б сыйныф укучысы Динә Әхмәтгалиева.

"Без әлеге чарага бик озак әзерләндек. Чечен халкының биюләрен, җырларын өйрәндек. Миңа бик ошады", - ди 2 нче Б сыйныф укучысы Әминә Ханипова.

Кабинетны ничек бизәргә? Нинди җыр башкарырга? Җюри мәхәббәтен яулар өчен нишләргә? “Халыклар дуслыгы” фестиваленә әзерләнгәндә сыйныф җитәкчесе, ата-аналар да күп көч куя. Милли кием табарга, гореф-гадәтләр өйрәнергә, тәм-томнар пешерергә ярдәм итәләр. 

Чеченнар, татарлар, руслар, башкортлар, әрмәннәр.... Һәр сыйныф билгеле бер халыкның тарихы, көнкүреше, гореф-гадәтләре, мәдәнияте белән таныштырды. Барлыгы 32 класс катнашты. Театральләштерелгән тамаша өчен балалар төрле телләр, биюләр өйрәнде. 

Халыклар дуслыгы фестивале икенче тапкыр үткәрелә. Бәйрәм елдан-ел камилләшә, куәтләнә бара, иң мөһиме – гимназиядә укучы төрле милләт балаларын берләштерә, ди оештыручылар. 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев