Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн вакыйгасы

Волонтёрлар солдатларга йокы капчыклары, яралыларны коткару өчен носилкалар, яра бәйләвечләре тегә

35 микрорайонда “Халык остаханәсе” дигән тегү цехы эшли башлады. Волонтёрлар солдатларга кирәк-яраклар тегәләр: йокы капчыклары, яралыларны коткару өчен носилкалар, яра бәйләвечләре. Түбәнкамалылар хәрбиләргә кулларыннан килгәнчә ярдәм итәргә булалар.

Барлыгы 300 данә яра бәйләвеч тегәргә кирәк. Волонтёрлар көн-төн хезмәттә. Тегү цехына алар буш вакытларында киләләр: укудан, эштән соң. 

Менә шулай җыелабыз, бергә булышабыз. Солдатлар исән-сау кайтсыннар,  дип тырышабыз. Мин торган йорттан да ике кеше китте.  Аларга ярдәм итәсебез килә, түбәнкамалы.

«Халык остаханәсе» дип аталган кечкенә тегү цехы 35 нче микрорайонда урнашкан. Территориаль-иҗтимагый үзидарә советы рәисе шундый тәкъдим белән чыккан. Түбәнкамалылар әлеге идеяне хуплап алган. Командада өлкәннәр дә, яшьләр дә. Һәркем кулларыннан килгәнчә ярдәм итә.

Безнең өчен һәр көн кыйммәтле. Эшне башладык. Кешеләр килә. Ярдәм итәләр. Кичен дә, көндез дә эшлибез. Күбесенчә, халык эштән кайткач килә, ару-талуны белмиләр. Сәгать алтыда башлыйбыз  һәм тугыз-унга кадәр монда, ди 35 нче микрорайон территориаль-иҗтимагый үзидарә советы рәисе

Битараф булмаган түбәнкамалылар яра бәйләвечләре, йокы капчыклары, носилкалар әзерли. Кул көче җитәрлек, диләр. Тегү материаллары белән ярдәм итәргә теләүчеләр булса, 8 (987)-279-73-03 телефон номерына шалтырату сорала. Әзер әйберләрне исә хәрби операция барган зонага җибәрәчәкләр.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев