Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн вакыйгасы

Түбәнкамалылар хәрбиләргә “коры душ” ясыйлар

Территориаль иҗтимагый үзидарә активистлары һәрьяклап ярдәм итәргә тырыша. Берәүләр тиз пешә торган аш пакетлары әзерли, икенчеләр көндәлек кирәк-яраклар алып киләләр. Җәй көне волонтерлар юыну салфеткалары әзерли башлаганнар. Көн дә 400ләп “коры душ” ясыйлар

Берсе - тукыма кисә, икенчесе күбек салып пакетларга тутыра. Активистлар эшнең тәртибен белеп башкара.  Хәрбиләр тәнне шуның белән юып, соңыннан коры сөлге белән сөртенәләр. Әзер “коры душка” 2 тамчы су да җитә,  ди волонтерлар.

Территориаль иҗтимагый үзидарә активистлары солдатларга һәрьяклап ярдәм итәргә тырышалар. Монда һәркем йөрәк кушуы буенча килә. Эш җайга салынган. Ярты ел эчендә бердәм коллектив оешкан.

Ярдәм итәргә теләүчеләр өчен биредә һәрвакыт ишекләр ачык. Иҗтимагый үзәк Химиклар проспектындагы 72 Б адресы буенча урнашкан. Иртәнге 9дан кичке алтыга кадәр эшли. Якшәмбе генә ял.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев