Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн вакыйгасы

Түбәнкамалылар «Кыш бабай бул!» акциясендә катнаша ала

Ел саен бу акция кысаларында без авыр тормыш хәлендә калган балаларга бүләкләр җыябыз.

НТР медиахолдингы традицион «Кыш бабай бул!» хәйрия акциясе башлану турында игълан итә! Ел саен бу акция кысаларында без авыр тормыш хәлендә калган балаларга бүләкләр җыябыз. Бу — «Веста» үзәге, «Балкыш» сыену йорты, Балалар йорты, Югары Чаллының мөмкинлекләре чикле балалар интернат-йорты һәм башкаларда тәрбияләнүчеләр. Чынбарлыктан читләшеп булмый, шуңа күрә без бу юлы хәрбиләрнең гаиләләре һәм Донбасс балалары өчен дә бүләкләр җыя алырбыз дип ышанабыз. 

Быел, дөньядагы вәзгыять уңаеннан, Яңа ел могҗизасына ихтыяҗ арта гына бара. Мохтаҗларга аны бүләк итү — безнең һәрберебезнең көченнән килә торган эш. Без Сезгә бу акциягә кушылырга һәм дөньяны бераз яхшырак итәргә тәкъдим итәбез! 

Без татлы бүләкләр генә түгел, уенчыклар, китаплар, язу-сызу әсбаплары һәм башкаларны да көтәбез. Соңрак алар һәр баланың яшенә, яраткан шөгыленә карап, шәхси тупланма итеп җыелачак.

Мәгълүмати ярдәмне гарантиялибез. 

Белешмәләр өчен телефон: 077, 41-13-13, 8 (917) 9373077.

Электрон почта: news@ntr-24.ru 

Бүләкләр Химиклар 64 А (НТР) адресы буенча кабул ителә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев