Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн вакыйгасы

Түбән Каманың «Сөенеч» курчак театры биш еллык юбилеен бәйрәм итте

Беренче юбилейлары. Түбән Каманың «Сөенеч» курчак театрына биш ел тулды. Әлеге датаны труппа зурлап билгеләп үтә. Кунаклар өчен бәйрәм программасы әзерләнә. Тамашачыга спектакльләрдән өзекләр тәкъдим ителә, тантанага җырчылар да чакырыла.

Көчле алкышлар, балаларның шатлыклы елмаюлары... «Соенэч» курчак театрының һәр чыгышы шулай башлана. Спектакльләре –  әкият дөньясына мавыктыргыч сәяхәт. Биш ел эчендә артистлар тамашачыны үзләренә гашыйк итә алдылар. Бәйрәм программасы- зур тамашага әверелә.

Бәйрәмнең төп сәбәпчеләре – яшь артистлар. Алар тамашачыга «Бүре һәм җиде кәҗә баласы» әкиятеннән әзек күрсәтәләр.

“Сөенеч” – курчак театры гына түгел. Ул төрле юнәлеш буенча эш алып бара.  Составында 32 артист. Җитәкчеләре – Вәсилә Исмәгыйлеваның киләчәккә планнары зурдан

“Сөенеч” театрын беренче юбилее белән котларга җырчылар, иҗат әһелләре килә. Зал көчле алкышларга күмелә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев