Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн вакыйгасы

Түбән Камада иң затлы татар егете белән татар кызын сайладылар

Милли чара 38 нче мәктәп бинасында үтте. Гран при өчен 12 конкурсант көч сынашты. Болар – финалга узучылар. Катнашучылар саны 40ка җиткән.

Дауд Хәбибуллин үзен  “Мин – татар баласы!” дип горур әйтә. Милләте, аның үткәне белән кызыксынып, киләчәге өчен җан атып йөри. Шул мәхәббәте аңа “Түбән Кама батыры” бәйгесендә җиңәргә ярдәм итә. 

Рамазан Хөснуллин исә “Тамашачы мәхәббәте” номинациясендә җиңә. Тавыш бирү социаль челтәрләрдә оештырыла. “Түбән Кама батыры” бәйгесе финалына барлыгы 5 егет  чыга. Жюри әгъзалары яшьләрнең сәхнәдә үз-үзләрен тотышларын, артистлык осталыкларын бәялиләр.

Түбән Кама батыры белән гүзәлен, матур гадәт буенча, бер көнне сайлыйлар. Һәм бу юкка түгел – асыл татар кызлары янында батыр йөрәкле егетләр булырга тиеш, ди оештыручылар. 

Жюри әгъзалары билгеләп үткәнчә, һәр чыгыш үзенчәлекле. Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча, “Түбән Кама гүзәле ” исеменә Азалия Миндубаева, егетләр арасында гран прига Дауд Хәбибуллин лаек була.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев