Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн вакыйгасы

Түбән Камада яңа йорт кулланышка тапшырыла.

110 фатир үз хуҗаларын көтә. Кулланышка тапшырыласы йорт Химиклар проспектындагы 15 йортта урнашкан. Монда бүген үк күченергә була - ремонт ясалган, су, газ, ут счетчиклары урнаштырылган. Бәхетлеләр исемлегендә – бюджет өлкәсендә эшләүчеләр, яшь гаиләләр, грант алучы медицина хезмәткәрләре, шулай ук ятим балалар.

Пластик тәрәзәләр, якты бүлмәләр, заманча ишекләр... Яңа квартирга җиһазлар гына сатып аласы кала. Әлеге йортта бюджет өлкәсендә эшләүчеләр, яшь гаиләләр, грант алучы медицина хезмәткәрләре яшәячәк. Исемлектә ятим балалар да бар. Аларга фатирлар бушлай биреләчәк. Йорт социаль ипотека программасы буенча сафка бастырыла. Төзелешнең инвесторы – Президент каршындагы Дәүләт торак фонды.

Химиклар проспектындагы 15 йортта  – 110 фатир. Документларны рәсмиләштерү һәм ачкыч алу өчен Корабельная урамындагы 52 йортка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев