Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн вакыйгасы

Түбән Камада «Бәбәй кросс» фестивале узды

Гаилә фестивале беренче тапкыр үткәрелде. Анда 30га якын сабый катнашты.

Бәләкәч Ләйлә - гомерендә беренче тапкыр стартка чыга. Алда – берничә метрлы дистанция. Нәни спортчы өчен әти-әнисе җан атып тора. Алар сабыйны уенчык, ачкыч, имезлек белән кызыксындыралар. Төп максат - финишка беренче булып килү. 

“Без бүген гаиләбез белән кызыбыз Ләйлә өчен җан атабыз. Ул “Бәбәй кросс” бәйгесендә катнаша. Һәм иң беренче килде. Горурланабыз", - ди Гөлчәчәк Рәхмәтуллина.

“Бәбәй кросс” гаилә фестивале Түбән Камада беренче тапкыр уза. Аның оештыручысы – Халык иҗаты йорты коллективы. Белгечләр фикеренчә, мондый чаралар гаилә кыйммәтләрен ныгыта. Бәйрәмнең мәгълүмати партнеры – НТР медиа-холдингы.

"Бу ярыш нәтиҗә күрсәтү өчен түгел, нәкъ гаилә белән бергә ял итү өчен, файдалы вакыт үткәрү өчен үткәрелә", - ди Халык иҗаты йорты директоры Илнур Сагитов. 

Туган баланы биләүгә төрү, аквагрим ясау, курчаклар белән бию. Бәйрәмдә һәркем үзенә шөгыль таба алды. Җиңүчеләр - төрле номинация буенча билгеләнде. Иң яхшыларга тәмле һәм файдалы бүләкләр, кибеткә - сертификат һәм кинога – билетлар тапшырылды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев