Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн вакыйгасы

Түбән Кама үзәк мәчетендә 5 дәрес эчендә намаз укырга өйрәтү курслар башланды

Түбән Кама үзәк мәчетендә “Намаз - бәхет ачкычы” дигән проектының 8 нче сезоны башлады. Тәҗрибәле остазлар 5 дәрес эчендә ислам диненең асылына төшенергә, намаз укырга өйрәтәчәк. Курслар ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен дә оештырыла. Бу юлы парта артына йөзгә якын түбәнкамалы утырды. Беренче дәресне безнең төшерү төркеме дә тыңлап кайтты

Түбән Кама районы имам-мөхтәсибе Салих хәзрәт Ибраһимов мәчеткә килүчеләрне сәламли. Мөгаллимәнең һәр сүзен парта артында утыручылар түкми чәчми тыңлый. Бирегә алар күңел кушалары буенча килгән.  Ханымнарның теләге – намаз укырга өйрәнү.

Намаз ничек укыла,  нинди догалар һәм сурәләр өйрәнергә, хәрәкәтләрне үтәү тәртибе...  Уку программасын Түбән Кама мөхтәсибәте төзегән. Аның төп асылы – биш дәрес эчендә намаз укырга  өйрәтү. Алдагы ел тәҗрибәләре күрсәткәнчә, түбәнкамалыларда ул зур кызыксыну уяткан. Бу юлы да беренче дәрескә йөзләп  кеше килә. Уку әсбаплары белән мәчет тәэмин итә.

Укулар һәр шимбә көн үтәчәк. Әгәр сез билгеле бер сәбәпләр аркасында беренче дәрескә килә алмасагыз, икенче атнада да төркемгә кушылырга була. Әйтергә кирәк, укулар иртәнге тугыздан көндезге уникегә кадәр дәвам итә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев