Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн вакыйгасы

Түбән Кама укучылары һәм студентларын «Беренчеләр хәрәкәте»нә кабул иттеләр

«Беренчеләр хәрәкәте»н яңа пионерия дип атыйлар.

Кичә Түбән Камада «Беренчеләр хәрәкәте»нә беренче багышлау узды. Яшьләр оешмасына 43 укучы һәм студент кабул ителде. Чара тантаналы шартларда Балалар һәм яшьләр иҗат сараенда (элекке Пионерлар йортында) узды.

«Беренчеләр хәрәкәте»н яңа пионерия дип атыйлар. Гадәттә, анда активистларны кабул итәләр. Кызлар-егетләр төрле яшьләр проектларында, социаль акцияләрдә, зур форумнарда катнашалар, укыйлар, үз-үзләре өстендә эшлиләр. 

«Бу укучылар очраклы гына сайланмады — алар үзләре укый торган белем бирү оешмалары активистлары, актив тормыш позициясе булган балалар, олимпиадаларда катнашучылар, конкурсларда җиңүчеләр», — диде «Беренчеләр хәрәкәте»нең җирле бүлеге рәисе Роза Фәйрушина.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев