Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн вакыйгасы

Түбән Кама шәһәренең Сүбәләк трассасында дүрт машина катнашында фаҗигале юл-транспорт һәлакәте теркәлә

Шофер белән пассажир үлгән, тагын ике кешене хастаханәгә алып киткәннәр. Фаҗигале авария иртәнге алтылар тирәсендә Сүбәләк трассасында килеп чыккан. Беренчел мәгълүматлар буенча, шәһәр ягына хәрәкәт итүче14 нче модельле автомобиль шоферы тизлек режимын бозып, каршы як полоса очып чыккан, нәтиҗәдә ВАЗ 2114 машинасы белән бәрелешкән. Авариядә барлыгы 4 корыч ат зыян күргән

Авария нәтиҗәсендә автомобиль металл өеменә әверелгән. Беренче карашка, аның маркасын, моделен дә ачыклавы кыен. Карар җире калмаган. Башта ул ВАЗ 2114 белән бәрелешкән, аннары – йөк машинасына килеп кергән.

Коточкыч авария иртәнге алтылар тирәсендә Сүбәләк трассасында килеп чыккан. 14 нче модельле автомобиль шәһәргә кайта торган булган. Җиңел машина белән 18 яшьлек ир-егет идарә иткән. Пассажиры урында ук үлгән.

Алган тән җәрәхәтләреннән шофер да хастаханәдә үлгән. 14 нче модельле икенче машина шоферының башы имгәнгән, чит ил автомобиле белән идарә итүче 60 яшьлек ир-атның кабырга сөякләре дә сынган. Камаз йөртүчесе генә зыян күрми. Хәзер фаҗига нечкәлекләре ачыклана.  Авария нәтиҗәсендә зур бөке хасил була. Ул Вахитов боҗрасына кадәр җитә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев