Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн вакыйгасы

Түбән Кама районы кырларында уңыш өчен көрәш бара

Тотрыксыз һава торышы аркасында, Түбән Кама районы аграрийларының эше артты. Сәбәбе – тәүлек буе яуган яңгыр. Нәтиҗәдә, басуларда үсемлек үсешенә тискәре йогынты ясаучы боз катламы барлыкка килә. Авыл хезмәтчәннәре билгеләп үткәнчә, мондый күренешнең 20 еллап булганы юк.

Гадәттә,әлеге трактор чәчүлек вакытында кулланыла. Быел аны  кыш көне дә басуга чыгарырга туры килә. Механизаторларның максаты – калын боз кабыгын ватып, уңышны саклап калу.

Яңгыр яуганлыктан, басуларда боз катламы барлыкка килде, урыны белән 5-6 мм чамасы, ул уҗымнарга кислородны үтеп керүне түбәнәйтә. Углекислый газ көзге бодай үсентесен черетергә мөмкин,  ди Түбән Кама районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары

Бәхеткә, мондый хәл барлык басуларда да түгел, ди аграрийлар. Түбән Кама районында көзге культуралар 9 мең гектар мәйданга чәчелгән. Авыл хезмәтчәннәренә әле шактый тырышырга туры киләчәк. Көзге чәчү вакытында күп көч кенә түгел, ә акча да сарыф ителгән. Кайбер предприятиеләр бары тик элиталы бодай сортларын һәм кыйммәтле ашламалар сатып алган. Шуңа да  уңышны юкка чыгарырга хаклары юк.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев