Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн вакыйгасы

Түбән Кама мөселманнары Ураза бәйрәмен билгеләп үтә

Бәйрәм бер ай дәвам иткән уразаның тәмамлануын билгели.

Түбән Кама мөселманнары бүген Ураза бәйрәмен билгеләп үтә. Бәйрәм бер ай дәвам иткән уразаның тәмамлануын билгели.

Традиция буенча төп тантаналар үзәк Җәмигъ мәчетендә узды. Йөзләгән кеше бәйрәм вәгазендә катнашты һәм күмәк намаз укыды.

Шәһәр хакимиятенең матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, бәйрәм намазы Түбән Кама районының барлык мәчетләрендә дә уздырылган, анда якынча 6800 кеше катнашкан.

Бәйрәм «Гаилә» паркында дәвам итте. Биредә хәләл-ярминкә, балалар һәм өлкәннәр өчен мастер-класслар, уеннар үткәрелде, сәхнәдә бәйрәм программасы тәкъдим ителде.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев