Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн вакыйгасы

Түбән Кама коммуналь хезмәткәрләре шәһәр урамнарын һәм ишегалларын кардан чистарта

Тәүлек буе эшлиләр. Шәһәр урамнарында – дистәләгән техника, зур машиналар кар чыгара, ишегалды җыештыручылар иртәнге биштән аяк өстендә. Коммуналь хезмәткәрләр алдында торган төп бурыч – урамнарны кардан чистарту.

Аякта –  киез итек, башта – җылы бүрек, кулда – көрәк. Николай Горбунов иртәнге биштән инде аяк өстендә.  Кешеләр эшкә барганчы ул ишегалларын тәртипкә китергән.

Тротуарлар –  ишегалды җыештыручылар карамагында.  Бүген Түбән Камада 569 урам себерүче эшкә чыга.Эчке юлларны исә техника чистарта. Әлеге максатка 44 трактор җәлеп ителә.

Эш үз җаена бара. Тик еш кына юл читенә куеп калдырырлган машиналар кар чистартуга комачаулый. Моны түбәнкамалылар үзләре дә аңлый. 

Ике көн буена көчле кар ява. Шуңа да коммуналчылар тәүлек буе эшли. Синоптиклар фаразлавынча, быел кыш карлы булачак.

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев