Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн вакыйгасы

Түбән Кама керәшеннәре Олы көнне каршы алды

Быел күңел ачу чаралары Балчыклы авылында оештырыла. Бәйрәмне барлык гореф-гадәтләргә туры китереп билгеләп үтәләр.

Күңел күтәрә торган җырлар, озын көйләр, такмаклар – артистлар бәйрәм кәефе тудыралар. Бүген зур вакыйга – керәшеннәр Олы көнне каршылый. Аның үз төсе, тарихы, тәртибе бар...  Анастасия Усачева кечкенә чагыннан әлеге йоланы күреп үскән. Хәзер аңа – 87 яшь. Күп вакыт узса да, бәйрәмнең асылы югалмаган, ди мөхтәрәм түбәнкамалы. 

Олы көн алдыннан православие динендәгеләр ураза тоткан. Сөтле һәм итле ашлардан баш тартканнар. Җиде атналык постаннан соң мул табын әзерләнә. Урамда чәй кайный. Өстәлдә бәйрәмнең төп ризыклары – кулич, тәм-томнар, төрле төстәге йомыркалар. Уңган хуҗабикәләр телеңне йотарлык коймак пешерәләр. 

Быел озын баганалар куеп таган коралар. Элек, иң беренче булып, кияүгә чыкмаган кызларны утырта торган булганнар. Хәзер дә шулай. Керәшен халкы әби-бабайлардан сакланып калган йолаларны барлап, яшь буынга өйрәтеп калдырырга омтылып яши.  

Бәйрәмнең тарихы бай булса да, алган хис-кичерешләре үзгәрешсез. Һәркем аны матур итеп уздырырга тырыша, бер-берсенә бүләкләр бирә, изге теләкләр тели. Бу көнне алган күңел күтәренкелеге ел буена җитә ди, оештыручылар. Олы көн, гадәттәгечә, “Керәшен” җәмгыяте тырышлыгы белән үткәрелә. 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев